Чуан (фурункул) — төк тамыры һәм аның янындагы тоташтыргыч тукымаларның эренле ялкынсынуы ул. Аны стафилококк бактерияләре китереп чыгара. Ул уч төбе, аяк табаныннан тыш, төк үскән бар урынга да чыгарга мөмкин. Чуан бигрәк тә өлкән буын кешеләрен, аеруча ир-атларны ярата. Моңа кешенең эшләү урыны да сәбәпче булырга мөмкин. Фурункул завод-фабрикаларда, тузанлы урыннарда эшләүчеләрдә еш очрый. Иммун системасы какшаган, витаминнар җитешмәү сәбәпле көчсезләнгән орга­ низмлы кешеләрне читләтеп узмый.

Чуан
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
ICPC 2 идентификаторы S10
Commons-logo.svg Чуан Викиҗыентыкта

Авыру якынча 10 көнгә сузылырга мөмкин. Үсеш процессы өч стадиядән ь тора. Беренче стадиядә кеше тәнендә кызыл төстәге кечкенә генә төерчек хасил була. Башлангыч чорында ул бик авыртмый. 3-4 көннән, ягъни икенче стадия вакытында, чуан эченә үлек җыелу сәбәпле зурая, тыгызлана, авырта башлый. Нәкъ менә шул чорда өлгереп җитә, аның ак башлы үзәге ( формалашып беткәч, эченнән үлек чыга. Өченче стадия — төзәлү вакыты.

Яра төзәлгән урында кечкенә генә җөй кала. Бу чор дәвамында кеше организмы нинди үзгәрешләр кичерә соң? Ялкынсынган урын кызарып чыга, шактый көчле авырта, шешенә. Кешенең кәефе китәргә, хәле булмаска, тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Күп вакытта лимфа төеннәре һәм тамырларының ялкынсынуы күзәтелә. Бер тирәдәге чуаннар кушылган очракта карбункул хасил була. Аның диаметры 3 см га кадәр җитәргә мөмкин. Чуанның үсеш процессы бизгәк тоту, баш авыртулар, югары температура, яраланган урынның кискен чәнчеп авыртуы белән характерлана. Бигрәк тә биткә — ирен, күз, борын, чигә тирәсенә чыккан чуаннар аеруча куркыныч. Аларны һич кенә дә пычрак кул белән тотарга, шул исәптән, сытарга ярамый. Бу исә инфекциянең тагын да ныграк таралуына китерә. Инфекция кан аша баш мис тышчасына кадәр таралып, үлекле менингит үсеш алырга, ягъни баш мис сүрүләре ялкынсынырга мөмкин.

Иң мөһиме — авыруны вакытында дәвалау. Дәваланмаган очракта, чуан организмның башка әгъзаларына, бигрәк тә бавыр, бөер эшчәнлегенә зур зыян сала.

Чуан чыккан урынны көненә ике тапкыр дезинфекцияләргә кирәк. Бу очракта микробларны үтерергә сәләтле бәйләвеч салына. Гадәттә, чуан чыккан урынга ихтиол мае тамызылган мамык кисәге куеп бәйлиләр. Әлеге процедура көнгә ике тапкыр, чуан тишелеп ачылганчы эшләнергә тиеш.

Соңыннан ихтиол мае үзәктән читтәге урынга гына сөртелә, ә чуанга, үлеген суыру өчен, натрий хлоридлы гипертоник эремәдә чылатылган тукыма куела.

Үзәге алынып, үлек чыгып беткәч, яралы урынга антибиотик мазьлар (эритромицин, тетрациклин) сөртергә мөмкин. Шулай ук тән тиресен даими рәвештә чиста тотарга, чуан тирәсен салицил яисә бор спирты белән чылатып алырга киңәш ителә. Әгәр берничә көн үтеп тә, чуанның үзәге формалашмый икән, бу исә чуан «өлгерми» дигән сүз. Мондый очракта табибка күренергә кирәк. Чөнки ул чуанны ачып, аны үлектән арындырудан тыш, тиз арада инфекцияне бетерергә ярдәм итүче антибиотиклар да тәкъ­ дим итәчәк. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, чуанның беренче билгеләрен сизүгә үк, табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Бары тик хирург кына төгәл диагноз куеп, ялкынсынуларның таралу үзенчәлекләрен истә тотып, дәвалану курсын билгели ала. Теләсә нинди авыруны үз белдегең белән дәвалау аның көчәюенә китерергә мөмкин.

Чуанны һәм карбункулны дәвалаганда, стафилококк бактерияләренә каршы дарулар куллану зарур. Чуан бик зурайганда, борчыганда, хирургик ысул белән дә дәваларга туры килә. Бу очракта ялкынсынган урынны бераз гына кисеп, барлык үле тукымалардан чистарталар.

Аутогемотерапия дигән ысул да кулланыла. Бу очракта кешенең беләген­ нән 5 мл күләмендә кан алып, артсанына кадыйлар. Әлеге процедура бар­ лыгы биш тапкыр, көнаралаш эшләнергә тиеш. Ул — ялкынсынуга, авыр­ туны басуга каршы нәтиҗәле чара. Шулай ук иммунитетны стимуллаштыру ысулы булып тора.

Бер төзәлгәч, озак та тормыйча яңадан чуан чыкса, табибка күренеп, кан­ дагы шикәр күләмен тикшертергә кирәк, чөнки чуан — шикәр диабетының бер билгесе.

Чуанны йогышлы дип әйтергә дә була. Өлгереп җитүгә, тишелеп аккан чуаннан чыккан үлек тирене зарарлый. Бу исә яңа чуаннар килеп чыгу өчен менә дигән җирлек тудыра. Үлек канга эләгеп, организмның башка өлешләренә таралырга мөмкин. Авырудан саклану өчен, кешенең имму­ нитеты көчле булырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнеп, туклануына зур игътибар юнәлт­ кәннәрне авыру читләтеп узачак. Шул исәптән, чуан да.

Халык медицинасы чуанга каршы мондый дәва тәкъдим итә. Уртача зурлыктагы суганны (пешкән) урталай кисеп, киселгән ягы белән чуан өстенә куеп, тукыма (марля) белән бәйләргә. Аны һәр 4 сәгать саен алыштырып торырга кирәк.

Чәйнәп йомшартылган арыш ипиенә тоз сибеп, барлыкка килгән массаны яра урынга сортеп, тукыма белән бәйләп куюның да файдасы зур.

Юеш балчык консистенциясе хасил булганчы, арыш онын бал белән бутарга, шушы катнашманы үлекле урынга сылап, бәйләп куярга. Мондый процедураны, гадәттә, төнгә куеп калдырсаң яхшы, көндез дә куярга мөмкин. Бары тик һәр 5 сәгать саен бәйләвечне алыштырырга онытмагыз.

Чуан да, карбункул да—куркыныч авырулар. Алардан сәламәтләнү өчен вакытында табибларга күренеп, җитди дәва алырга кирәк.

ИскәрмәләрҮзгәртү