Чиче́н-Ица́ (испан телендә: Chichén Itzá, нахуатль телендә: Chichen Itzā, юкатек телендә: Chi’ch'èen Ìitsha) — майяларзың сәяси һәм мәдәни үзәге. Мексикада Юкатан ярымутравының төньягында, Мерида каласыннан көнсыгышка кадәр 120 километр ераклыкта урнашкан. Ица кавеменең изге каласы.

Чичен-Ица
Нигезләнү датасы 455
Сурәт
ХФӘ билгесе tʃiːˈtʃɛn iːˈtsɑː
Мәдәният Майя
Дәүләт  Мексика[1]
Административ-территориаль берәмлек Юкатан (штат)
Урын Chichén-Itzá[d]
Гамәлдән чыгу датасы 1178
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы һәм Cultural property under special protection[d]
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие (i)[d][2], (ii)[d][3] һәм (iii)[d][3]
Карта
 Чичен-Ица Викиҗыентыкта

2007 елда New Open World Corporation оешмасы тарафыннан уздырылган сорау нәтиҗәләре буенча, кала дөньяның җиде яңа могъҗизасы дип танылган[4].

Атамасы үзгәртү

Майя телләрендә Чичен-Ица «Ица коесының (чичмәсенең) тамагында» яки «су сихерчеләре коесының авызы» дип аңлатыла. Чи — «авыз» ягъни «[берәр нәрсәнең] чите», ә чен кое/су чыганагы дигәнне аңлатуы мөмкин. Ица кавеме бер чорда кала тирәли урнашкан төбәктә сәяси һәм икътисади өстенлеккә ирешкән[5]. Ица атамасы мөгаен «сихерче, тылсымчы» дип, ә аныграк иц — «сихерче» һәм xa — «су» дип аңлатыла[6].

Чилам-Балам кодексында каланың башка атамасы күрсәтелә, бәлки ул Ица гегемониясе башланганга кадәр кулланылган. Ләкин орфография кагыйдәләре азаккача ачыкланып бетмәгәч, берничә юрамасы булган якынса исеме генә билгеле: Юук Ябнал (Җиде бөек йорт)[7], Юук Хаб Нал (Җиде куаклы урын)[8], Юукуабнал (Җиде бөек хаким)[9] һәм Ук Абнал (Абналның җиде юлы)[К 1]. Бу исем майяларның соңгы классик чорының каллиграфик текстында телгә алына[10].

Тарихы үзгәртү

 
Обсерватория

Якынча 455 елда нигез салынуы мөмкин[11]. Каланы шартлы рәвештә ике төркемгә бүлергә була. Беренчесенә безнең эраның VI—VII гасырларына һәм майя мәдәнияте чорына караган бина-каралтылар керә. Икенче төркем биналары безнең эраның X—XI гасырларында тольтеклар дәверенә карый.

X гасырда тольтеклар тарфыннан яулап алына. XI гасыр уртасында Чичен-Ица тольтек дәүләтенең баш каласы була. Алга таба өч кала-дәүләтләре — Майяпан, Ушмаль һәм Ицмаль кала-дәүләтләренең Хунак Кеель җитәкчелегендәге берләшкән гаскәре тарафыннан тар-мар ителгән. Испания яулап алуларына карый (XVI гасыр уртасы) Чичен-Ица җимереклекләр рәвешендә була.

1194 елдан соң кала тулысынча бушый. Моңа нәрсә сәбәпче булганы турында анык мәглүматлар юк. Мексика биләмәсенә басып кергән испан яулап алучыларының сәясәте манускриптларны яндыруны һәм майя халкының дин әһелләрен үтерүзе үз эченә алган. Әмма археологлар ачыклавынча, Чичен-Ица XIII гасырда һөҗүмгә дучар ителә һәм талана, шул ук вакытта каланың күрше төбәкләргә иктисади йогынтысы кими башлый[12], мөгаен, бу кала элитасының тәмамлануына һәм Чичен-Ицаның бөлгенлеккә төшүенә килтергәндер[13]. Мексикага испаннар басып кергәч, алар каланы буш тапкан, ләкин, испан чыганакларына ярашлы, каланың үзендә яки аның тирәсендә майяларның компактлы биләмәләре урнашкан булган[14]. Испания чыганаклары раславынча, кала җимереклекләре индеецлар өчен изге урынга әверелгән[15][16].

Сәяси корылышы һәм икътисады үзгәртү

1980-че елларда археологлар соңгы классик чордагы күпчелек калалардан аермалы рәвештә Чичен-Ица бер генә хаким яки династия тарафыннан контрольдә тотылмаган, дигән нәтиҗәгә килгән. Аның урынына совет булган, аның составына элиталы каста вәкилләре кергән[17][18]. Теория 1990-чы елларда да популяр булып кала, ләкин соңыннан сорау куела, чөнки соңгы вакытта майяларның башка калаларындагы кебек үк традицион идарә итү формасына дәлилләр күбәя[19].

Чичен-Ица үзенең чәчкә аткан чорында куәтле икътисади держава булып кала, аның йогынтысы майяларның төньяк җирләренә тарала[20], атап әйткәндә, кала халкы сирәк очраган тау токымнарын һәм металларны — Мексиканың үзәк өлөшендә генә очраган обсидианны һәм көнбатыш-үзәк Америкадан алтынны чыгара алган[21]. Безнең эраның 900 һәм 1050 еллары арасында Чичен-Ица төньяк һәм үзәк Юкатанның икътисадын контрольдә тотучы икътисади державага һәм сәүдә оазисына әверелә[22].

Архитектура үрнәкләре үзгәртү

 
Каланың үзәк өлеше схемасы

Чичен-Ица территориясендә берничә тапкыр археологик казу эшләре алып барылган, нәтиҗәдә майя-тольтекларзың архитектура нәтиҗәләре ачыла:

  • «Кукулькан храмы» - һәр якта киң баскычлары белән 24 метр биеклектәге 9 баскычлы пирамида;
  • 4 баскычлы пирамидада «Яугирләр храмы»;
  • «Ягуарлар храмы» (икесенең дә стеналарына бизәк төшерелгән);
  • «Караколь» - обсерватория;
  • Туп белән уйнау өчен 7 «стадион», алардан «Уэго де Пелота» (сүзгә сүз белән әйткәндә: «Туп белән уйнау өчен зур мәйдан») - майялар тарафыннан булдырылган иң зур уен мәйданчыгы. Аның озынлыгы 135 метр тәшкил итә;
  • «Мең колонна төркеме» - туры дүртпочмак барлыкка китерүче 4 колонналарның хәрабәләре;
  • Изге сенот - 50 метр чамасы тирәнлектәге табигый кое, ул корбан китерү өчен хезмәт иткән.

Шулай ук үзенчәлекле пластик формаларны стильләштерелгән илаһлар сыннары, үсемлек һәм геометрик орнаментикага бай рельефлар, вак пластика һәм художестволы кәсепләр әсәрләре сакланып калган.

Хәзерге хәле үзгәртү

Чичен-Ица ЮНЕСКО тарафыннан дөньяның мәдәни мирас объекты тип танылган һәм туристлар арасында популярлык буенча Мексикада икенче археологик казылмалар урыны булып тора.

Галерея үзгәртү

Цомпантли

Комментарийлар үзгәртү

  1. Uuc Yabnal становится Ук Абнал, что означает Семь Абналов или Семь путей Абнала, где слово Абнал может означать имя семьи, согласно утверждению Ральфа Ройса (Roys 1967, p.133 n7).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Галленкамп Ч. Майя: Загадка исчезнувшей цивилизации / Чарльз Галленкамп; Пер. с англ. В. И. Гуляева. — М.: Наука, 1966. — 216 с. — 40 000 экз.

Сылтамалар үзгәртү