Чиста күл (Лаеш районы)
Чиста күл — Татарстан Республикасы Лаеш районындагы күл. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.
Чиста күл | |
Ил | Россия |
Төбәк | Татарстан |
Мәйдан | 0,0777 км² |
Иң зур тирәнлек | 4 м |
География
үзгәртүЧиста күл — карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл.[1]. Татарстанның Лаеш районында Чистое Озеро авылыннан 2,7 км көнчыгыштарак урнашкан. Су өслеге катлаулы формада. Күлнең озынлыгы 820 м, максималь киңлеге 220 м. Су өслеге мәйданы 7,77 гектар. Уртача тирәнлеге 4 м.[2]
Гидрография
үзгәртүКүлнең күләме 130 мең м³. Җир асты суларе белән тотрыклы туена. Зәңгәрсу төстәге су, исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 51,1 мг/л, үтә күренмәлеге 90 см. Гидробонатлы кальций — суның химик тибы.
Чыганаклар
үзгәртүТатарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Онлайн - энциклопедия Tatarica
- ↑ Святой источник, archived from the original on 2022-01-23, retrieved 2021-03-22
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Главный редактор А.И. Щеповских. Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан, издание второе. Кабинет Министров Республики Татарстан. 2010-05-12 тикшерелгән.(үле сылтама)
- Озёра Лаишевского района. әлеге чыганактан 2016-03-09 архивланды. 2010-11-15 тикшерелгән.