Чистай Үзәк китапханәсе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Чистай Үзәк китапханәсенә -145 ел.

1876 елның гыйнварыннан Чистай шәһәрендә яшәүчеләр өчен бушлай ачык уку залы ачыла.Бу вакыйгага кадәр ун ел иртәрәк Казан шәһәрендә беренче шәһәр ачык китапханәсе булдырылган була. ТР ның Үзәк архивы фондларында 1875 елның 18 сентябендәге бушлай ачык уку залы ачу турындаЧистай шәһәр думасы утырышының карары бар, анда бай булмаган шәһәр халкы мохитенда шәһәрдә уку өчен китапларның һәм газеталарның җитмәве турында әйтелә. Дума утырышы уку залы ачу турында губернатордан рөхсәт алырга карар итә һәм акчаны янга калдыру максатында аны Дума залында урнаштырырга, шәһәр хезмәтендә торган затларга аның белән җитәкчелек итү вазифасы билгеләнә. Уку залы ачу шәһәрлеләрдә хуплау таба, аны тәртипкә китерер өчен шәһәрлеләрдән ирекле рәвештә 550 сум акча җыела. Дума тарафыннан язылу өчен басма матбугат исемлеге билгеләнә, беренче елга 400 сум, шуннан соң – 300 сум карала һәм шәһәр чыгымнары сметасына кертелә.1877 елда уку залын карап тотуга 700 сум бүлеп бирелүе туранда әйтелә, бу шәһәр бюджетының чыгым өлешеннән 1,3 процент тәшкил итә. Газеталар һәм журналллар алдыруга – 300 сум, китаплар сатып алуга-180 сум, китапханәчегә хезмәте өчен түләүгә -200 сум, төрле вак чыгымнарга – 20 сум каралган. 1897 елда ул инде җәмәгатьчелек китапханәсе һәм уку залы дип атала. Аның белән М.Рожкова җитәкчелек итә. Уку залында, шулай ук абонементта 518 исемдәге 2197 данә төрле басмалар бирелә, китапханәгә йөрүчеләр саны 2100 кеше тәшкил итә. Аларның кайберләре бер айдан дүрт айга кадәр, 8 укучы еллык китап алу хокукына билетлар сатып алган. Вакытлы матбугат шактый тулы тәкдим ителә - 20 төрле исемдәге журнал : “Русский вестник» , « Вестник Европы », «Русская мысль», «Образование», «Мир Божий», «Будильник», «Новое слово», «Живописное обозрение» һ.б., тугыз исемдәге газета, шул исәптән “Новое время”, “Биржевые ведомости”, “Торгово-промышленная газета” була. Бөек Ватан сугышы елларында Чистайга эвакуацияләнгән танылган әдәбият, мәдәният эшлеклеләре аның укучылары булганнар. Алар: Николай Асеев,Виктор Боков, Константин Тренев, Константин Федин, Мария Петровых, Борис Патернак һәм башкалар.(Китапханә Л.Толстой урамындагы бинага урнашкан була).Алар аның турында иң якты хатирәләрне саклап калганнар .Михаил Шамбадал үзенә генә хас юмор хисе белән китапханәгә йөрүләре турында язган. Китапханәнең фонды да уникаль. Бу Броктауз һәм Ефроның энциклопедия сүзлеге, Бремның “Жизнь животных” энциклопедия сүзлеге”,” Библиотека великих писателей” белешмәсе. XIX гасыр азагында XX гасыр башында басылып чыккан Шиллер, Гете, Пушкин, Тургенев, Толстой әсәрләре, бертуган сәүдәгәр Камалоларның шәхси китапханәсеннән китаплар. Сугыш елларында да китапханәгә зур игътибар бирелә. Китап фондын тулыландыру, хезмәт хакын арттыру турында мәҗбүри карарлар кабул ителә. 1942 елда китаплар сатып алуга – 8,5 мең сум,1944 елда – 12,9, 1945 елда – 2,2 мең сум бүленеп бирелә. 1945 ел өчен шәһәр Советы башкарма комитеты хисабындагы түбәндәге эчтәлекле документ бар: ”Китапханәләр буенча чыгымнар артык киметелгән, 50 мең сум урынына 40 мең сум, китап фондларын тулаландыруга чыгымнар алты тапкырга киметелгән. Китап фондын тулыландыруга һәм кирәк-яраклар сатып алуга ким дигәндә 15 мең сум кирәк.” Бүгенге көндә үзәк китапханә Ленин урамындагы бинага урнашкан. Бирегә ул 1943 елда күчерелә. Аның структурасында гомуми фонды 448 133 данә матур әдәбият, укыту- методик, белешмә әдәбият тупланган 36 филиал бар.

Аңа  нигез  салынуга 145  ел  үткән.  Коллектив күләмле мәдәни- агату эше  алып бара, грантлар отып тормышка ашырыла,төрле  конкурслар, чаралар үткәрелеп килә. Китапханәдә  каршында “Энҗеләр” һәм “Ступени” әдәби берләшмәләре  эшли. Үзәк китапханә ишекләре укучылар  өчен һәрвакыт ачык.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү