Чистай республиканың борынгы тарихи шәһәрләренең берсе. Агымдагы елда Чистай шәһәре үзенең 240 еллыгын билгеләп үтә. Чистайга шәһәр статаусы патшабикә Екатерина II нең Сенатка 1781 елның 28 сентябрендәге УКАЗы нигезендә бирелә. Менә ул: “Безнең хөрмәтле Генерал-поручигыбыз, Казан һәм Пенза Генерал губернаторы вазифасын башкаручы князь Мещерскийга , бу елның ахырында безнең учреждениләр буенча 1775 елның 7 ноябреннән үтәргә, губерна белән идарә итү өчен 13 өяздән – Казан, Лаеш, Спас, Чистай,Мамадыш, Арча,Царево-Кокшайский, Чабаксар, Космоденьянский, Ядринский, Цивильский,Тәтеш һәм Свяжск өязләреннән торган Казан наместниклары белән тигез хокуктагы губерна белән идарә итү өчен игълан ителгән; шуның нәтиҗәсендә кечкенә шәһәрләр һәм кешеләр яши торган башка урыннарны аталган исемнәре буенча шәһәрләр дип үзгәртергә,наместникларның чикләрен безнең Генерал-губернаторларга яки әлеге вазифаны башкаручыларга килештереп билгеләүне тәкъдим итәбез. Аларны авыллар һәм аларда яшәүче кешеләр, уңайлыклары буенча берсеннән аерып икенчесенә кушарга кирәк, бу турыда алар безнең Сенатка җиткерергә тиешләр” С.Пб.1781 елның сентябенең 28 нче көне. XX гасыр башын Чистай Казан губернасында зурлыгы һәм сәнгати әһәмиятлеге буенча өяз шәһәре буларак каршылый. Аның мәдәнияте татар һәм рус билгеләрен үз эченә алган , нәкъ менә аларның тәисире астында үзәкнең үзенчәлекле йөзе барлыкка килгән.Архитектура йөзе губерна, аннан соң башкала архитектрлары тырышлыгы белән формалашкан, һәм җирле сәүдәгәрләр , сәнгатьчеләр тарафыннан финансланган. XIX гасыр уртасында яшәгән этнограф М.Лаптев менә ниләр язган “Хәзерге Чистай урынында халык, мәгаен, элек-электән яшәгәндер: узган гасырларда бу җир төрле күчеп килүчеләр һәм үз хуҗаларыннан качып киткән кешеләр тарафыннан үзләштерелгән. Башка авторлар, нигездә, биредә кешеләр XVIII гасырның икенче яртысыннан яши башлаган дигән фикердә. Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбиятны өйрәнү архиында саклана торган тарихи язмалардан күренгәнчә, элек Чулман елгасы яр буенда өч Болгар ныгытмасы гамәлдә булган: Җүкә Тау, Кызыл Тау һәм Тубылгы Тау. Җүкә Тау шәһәрчеге археологлар тарафыннан яхшылап өйрәнелгән.Ул шәһәрдән бераз астарак Кама яр буенда , хәзерге элеватор районында урнашкан. Икенче үлгән шәһәрчек-Тубылгы Тауның урнашу урыны да сер булып сакланмый.Ул Чистайдан 30 километр ераклыкта Кама яры буйлап өстәрәк урнашкан. Ә Кызыл Тау шәһәрчеге кайда булган соң? Элегә аның эзләре табылмаган, әмма тарихчыларга Чистай читендә Болгар каберлеге урнашкан булуы яхшы билгеле.Биредә урта гасырдагы берничә кабер ташы сакланган, аларда 1311 ел дигән датаны укырга була. Әлеге таштагы язуны Казан галиме Фәрит Хәкимҗанов укый алган һәм ул түбәндәгечә: “Ул исән һәм үлемсез. Аңардан кала бары да үләчәк. Яшьләрне өйрәтүче, матурлыкны яратучы, мәчетләр төзүче бик күп эшләр башкарган Мәдҗәр Кади улы Исмәгыйль биредә күмелгән. 711 ел, рәҗәп ае, 22нче көн. Үлем -капка ул һәм аңа барысы да керәчәк”.XIII гасыр азагы һәм XIV башында төзелгән мәчеттә менә шундый мәңгелек тынычлык тапкан оста каберенә менә шундый шигъри юллар язылган. Чистай территориясендә борангы шәһәрне тапсалар, аның тарихын иң киме 1311 елга кадәр сузарга мөмкин, ягъни Чистайга Кызыл-Тауга 700 ел булырга мөмкин. Чистай архитектура сыйфаты буенча да,тарихи кыйммәтләрнең байлыгы буенча да иң югары бәяләүгә лаек. Мөселманнарның, иске диндәгеләрнең Һәм православие динендәгеләрнең монументаль сәнгать әсәрләрен шәһәребездәге өч зиратта да очратырга мөмкин.Кама елгасы яры буйлап җирдә һәм аның өске өлешендә борынгы яшәүчеләрнең күп сандагы мәдәни һәйкәлләре сакланып калган. Алар Идел-Кама җирендә беренче дәүләт берләшмәләре барлыкка килгәнче үк бу җирләрне үзләштергәннәр.Кама болгарлары да биредә үз эзләрен калдырган: Чистай читендә ике урта гасырдагы шәһәрчек Җүкә Тау һәм Тубылгы Тау сакланган, алар кайчандыр чит җирдән килүчеләр аркасында таланганнар һәм юкка чыкканнар. Шәһәр урамындагы архитектура һәйкәлләре үзенчәлекле, аларның шәһәр тәзелешенә генә хас булган үз йөзләре бар.Йорт фасадларында кирпечне орнаментлы итеп өю үрнәкләрен, чүкелгән һәм калай рәшәткәләр, кисеп ясалган әйберләр очратырга мөмкин.Боларны башка бер кая да очратып булмый. Бигрәк тә Чистайдагы кирпеч һәм агач капкалар аерылып тора. Чистайның әлеге үзенчәлекләре Кама елгасы буйлап шәһәр яныннан узучы туристларның игътибарын җәлеп итә.