Чирмеш зиратлары

Тарихи фаразларҮзгәртү

 
Түнтәр авылында чирмеш зираты авылның иске зираты янәшәсендә

Хәзерге Балтач районы төбәгенә кергән татар һәм удмурд авылларының күпчелегендә “чирмеш зираты” дип аталган урыннар бар. Чирмешләр дип халык телендә мариларны атаганнар. Кайбер авылларда мари атамалары елга-тармаекларда, авыл исемнәрендә сакланып калган. Мәсәлән, Шода авыылы исеме марича “шуди-шуди” – киттек-киттек дигәнне аңлата. Куныр авылы атамасы – зур басу, Шеңшеңәр – Черек Яр, Пыжмара – Бияләем кала һ.б. Хәзерге көшкәтбаш авылы XVIII гасырда гына да Юринер дип йөртелгән. Борыңгы карталарда шулай язылган. Картада Көшкәтбаш дип хәзерге субаш авылы күрсәтелгән. Юринер мари атамасы булып тора. Көшкәтбаш авылында һәм Яңгул авылында чирмешләр нәселеннән дип йөртелгән нәселәр дә бар. Мәсәлән Түнтәр авылында Әҗмән атамалы коры елга бар. Әҗмән атамасы да мари сүзе, кеше исеме дип раслаучылар бар. Шушма елгасының атамасы да марича “Яз” дигәнне аңлата икән. Мари кабиләләренең культуралашкан вәкилләренең үзәге хәзерге Малмыж шәһәре урынында булган.

Мари халкы турындагы тарихтанҮзгәртү

Безнең төбәктә Явыз Иван гаскәрләренә каршы чирмеш сугышлары 1575 елга кадәр дәвам иткән. Марилар кенәзлеге турында түбәндәге язмалар бар:

«Марийское княжество ведёт свою историю от основателей, марийских князей Алтыбая, Урсы и Ямшана (1-я половина — середина XIV века), колонизировавших эти места после прихода со Средней Вятки. Расцвет княжества — в период правления князя Полтыша (1-я четверть XVI века). В период расцвета в его состав входили Пижмари, Ардаял, Адорим, Постников, Буртек (Мари-Малмыж), Русское и Марийское Бабино, Сатнур, Четай, Шишинер, Янгулово, Салауев, Балтасы, Арбор и Сизинер. К 1540-м годам районы Балтасы, Янгулово, Арбор и Сизинер были овладены татарами”.

Чирмеш зиратлары дип аталган урыннар һәрбер авылда текә яр буенда тау битендә урнашкан. Борынгы әби-бабайлар сөләп калдырган буенча безнең авыллар урынында чыннан да мари халкы яшәгән. Әмма фаразлар буенча алар агачтан йортлар салмаганнар. Тау бите, яр буенда куыш казып шул куышларда яшәгәннәр дип фаразлана. Бу тирәләргә татарлар (Идел буе Болгарстаныннан  Болгар дәүләте таркалгач) күченгәннән соң мариларның бер өлеше татарлашкан, икенче бер өлеше төньяк-көнбатышка таба күченгән булырга мөмкин дип фаразлана. Әмма тарихи язмаларда һәм әби-бабайлардан калган сөйләмнәрдә чирмешләр белән татарлар (мөселманнар) арасында каршылыклар, сугышлар булу турында бернинди мәгълүмат та юк. Явыз Иван бу төбәкләрне үзенә буйсындырганчыга кадәр безнең төбәктә яшәгән удмуртлар да, марилар да мәҗүсиләр булганнар. Хәтта  чукындыру чорыннан соң да мәсәлән Тагашур дигән авылда бер урам халкы мәҗүсилектә калганнар

Чыганаклар:Үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

М.Мөхәммәтҗанов Әрәмәләр шавы, 2010