Челтәркатлау һәм ЧТЭ катнаш гамартомасы

Челтәркатлау һәм ЧТЭ катнаш гамартомасы — сирәк, гадәттә берьяклы тумыштагы мальформация, ешрак ир-атларда очрый. Гадәттә аны очраклы сәламәт кешеләрдә һәм кайвакыт II типтагы нейрофиброматоз, Горлин һәм тут тотмау синдромында ачыклыйлар. Ясалу ЧТЭ кисәкләреннән, сенсорлы челтәркатлау, ретиналь тамырлар һәм төрле дәрәҗәдә булган витреоретиналь мембраналарыннан тора. Кайвакыт КНД ягыннан үзгәрүне күзәтәләр: диск чокырчыгы, друзалар һәм колобома.

1. Яшүсмерлек яки үсмерлектә кылыйлык, күрү томанлану һәм метаморфопсияләр белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Челтәркатлау җыерчыкларына һәм тамырлар бормалыгына китерә торган өске соргылт глиоз белән тирән соры пигментация.

• Ясалу гадәттә юкстапапилляр (рәс. 15.47а), перипапилляр (рәс. 15.47б) яки арткы котып өлкәсендә урнаша (рәс. 15.47в).

• Перифериядә урнашу хас түгел (рәс. 15.47г).

• Зур ясалулар КНД (кара рәс. 15.47в) яки макуланы «тарттыра» ала.

• Сирәк каты экссудатлар формалашу (кара рәс. 15.47б) һәм ясалу кырые буенча хориоидея тамырлануы белән бәйле.

3. ФАГ тамырлы аномалияләр өлкәсендә башлангыч фазада гиперфлюоресценцияне һәм пигментация өлкәсендә флюоресценция бикләнүен күрсәтә (рәс. 15.47д); соңгы фазага сеңү нәтиҗәсендә гиперфлюоресценция хас (рәс. 15.47е).

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.