Челтәркатлау макуласы
1. Макула — күзнең арткы котыбындагы якынча 5,5 мм диаметрда түгәрәк зона (рәс. 17.1, 17.2); анда бер катламнан артык ганглиоз күзәнәкләр һәм ксантофил тут бар (гистология буенча).
Челтәркатлау макуласы | |
Челтәркатлау макуласы Викиҗыентыкта |
2. Фовеа — макула үзәгенең эчке йөзендә 1,5 мм диаметрда батынкылык (якынча КНД 1 диаметры). Офтальмоскопиядә овал сыман яктылык рефлексы күренешле, чикләре челтәркатлау һәм эчке чик мембранасы калынаюы белән бәйле.
3. Фовеола 0,35 мм диаметрда фовеаның үзәк өлешен тәшкил итә. Бу челтәркатлауның иң юка өлеше, анда ганглиоз күзәнәкләр юк һәм ул колбачыклар һәм аларның төшләреннән генә тора.
4. Фовеаль тамырсыз өлкә (ФТӨ) фовеола өлкәсеннән чыгып, фовеа чигендә урнаша. ФТӨ төгәл диаметрын флюоресцентлы ангиография (ФАГ) белән генә билгеләп була.
5. Чокырчык — фовеола үзәгендәге зур булмаган батынкылык, фовеоляр рефлекска туры килә, аның булмавын макуланың башлангыч зарарлану симптомы буларак карап була.
Макула өлкәсе зарарлануының клиник симптомнары
үзгәртү1. Үзәк күрү начарлану — чирнең төп симптомы. Макула патологиясе белән авырулар үзәк күрү бозылу турында (уңай скотома) зарлана; оптик нейропатия авыруларыннан аермалы буларак аларның үзәк күрү югалуын периметрия буенча гына ачыклап була (тискәре скотома).
2. Метаморфопсия яки бозылу — макула патологиясенең еш симптомы, оптик нейропатиягә хас түгел.
3. Микропсия, әйберләрнең чынлыктагыдан кечерәк булып күренүе — фовеа колбачыкларның «сирәгәю» белән бәйле еш булмаган симптомы.
4. Макропсия яки әйберләрнең чынлыктагыдан зуррак булып күренүе — фовеа колбачыкларның «тыгызлану» белән бәйле сирәк симптом.
NB Төсле күрүнең бозылуы күрү нервының җиңел формасында еш очрый, әмма макула патологиясенең башлангыч үзгәрешләренә хас түгел.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.