Челтәркатлауның үзәк венасының ишемияле томалану тибы
ЧҮВ бу томалану тибы перфузия кимүенә, капиллярлар обструкциясенә һәм челтәркатлауның гипоксиясе үсешенә китерүче томалануның тиз үсеше белән сыйфатлана, бу тамыр тышчасының чагылган үтешлеге артуына, төсле катлау рубеозы һәм НВГ барлыкка килүенә китерә ала, бу үсеш алган илләрдә энуклеациянең иң еш сәбәбе санала.
Ачыклау
үзгәртү1. Кинәт кискен күрү начарлану белән билгеләнә.
2. Күрү үткенлеге гадәттә бит янында бармак саны яки түбәнрәк дәрәҗәдә.
3. Афферентлы бәбәк кимчелеге ачык чагылган.
4. Күз төбе күренеше (рәс. 16.31а).
• Веналарның чагылган боргалануы һәм ЧҮВ барлык тармакларында тоткарлык күренешләре, арткы котып өлкәсендә һәм челтәркатлау перифериясендә урнашкан күпсанлы нокталар һәм «ялкын телләре» кебек кан савулар, КНД чагылган шешүе һәм кызаруы.
• Мамыксыман чыганаклар була ала.
5. ФАГ артериовеноз транзитының вакыты сизелерлек тоткарлануын (20 секундтан күбрәк), кан савулар белән бәйле гипофлюоресценция өлкәләрен, мәйданы буенча зур перфузиясез өлкәләр һәм буяу белән тамыр тышчасы буялуын ачыклый (рәс. 16.31б).
6. ЭРГ кимегән.
7. Барышы. Күз төбендә күпчелек күренешләре 9-12 айдан соң югала. Калдык үзгәрешләргә КНД'да коллатеральләр үсеше, эпимакуляр фиброз һәм тутлы эпителий дәрәҗәсендә үзгәрешләр керә (рәс. 16.31в). Сирәк очракта ЯБМД үзгәрешләрен хәтерләткән субретиналь фиброз оеша ала.
Фараз
үзгәртүМакула ишемиясе өчен фараз тискәре (рәс. 16.31г). Якынча 50% очракта төсле катлау рубеозы үсеш ала, гадәттә 2-4 ай дәвамында (100-көнлек глаукома) БЛК тулы күләмдә үткәрүгә карамастан НВГ үсешенең югары куркынычлыгы бар. Оптикоцилиар шунтлар (ретинохориоидаль веноз коллатеральләр) оешу алгы бүлектә тамырлану үсешеннән күзне сакларга мөмкин. Челтәркатлау тамырлануы 5% очракта һәм ЧҮВ тармагы тромбозында күпкә сирәгрәк очрый.
Алга таба күзәтү Алгы бүлекнең оешучы тамырлануын ачыклау өчен авыруны ай саен беренче 6 ай дәвамында карарга кирәк. АПК тамырлануы (рәс. 16.32а) НВГ синонимы түгел, әмма аның үсешенең югары куркынычлыгына күрсәтүче мөһим клиник билгесе була, чөнки глаукома төсле катлау рубеозысыз үсеш алырга мөмкин (рәс. 16.32б). Шуңа күрә куркынычлык шартлары булганда гониоскопия үткәрергә кирәк һәм мидриатиклар тамызу алдыннан төсле катлауның бәбәк кырыен игътибар белән карарга кирәк.
Дәвалау
үзгәртүАПК тамырлануында яки төсле катлау рубеозында БЛК кичектергесез үткәрелергә тиеш. Челтәркатлауның перифериясендә, геморрагия өлкәләренә коагуляция үткәрмичә, уртача киеренкелек белән коагулянт барлыкка килүгә җитәрлек энергия белән 1500-3000 коагулянт (импульс дәвамлыгы 0,5-0,1 секунд, коагулянтлар аралыгы - бер коагулянт диаметры) төшерәләр (рәс. 16.32в). Кайбер очракларда, рубеоз регрессы булмый яки аның көчәюен күзәтәләр, бу алга таба дәвалау таләп итә.
Профилактикалы лазерлы коагуляцияне авыру артыннан даими күзәтеп булмаганда үткәрәләр.
NВ Йөрәк-кан тамырларының системалы куркынычлык шартларын контрольдә тоту ретиналь веналарның кабат томалану үсеше куркынычлыгын киметүдә бик мөһим.
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.