Челтәркатлауның экссудатив кубарылуы
Челтәркатлауның экссудатив кубарылуында субретиналь сыекча тупланышы челтәркатлау ертылуы яки тракциясе белән бәйле түгел.
Экссудатив ЧК сәбәбе нейросенсорлы челтәркатлауны, тутлы эпителийны яки хориоидеяны җәлеп итүче һәм тамырлардан сыекчаның үтеп чыгып, челтәркатлау астында туплануына китерүче, күзнең төрле тамырлы, ялкынсыну һәм шеш чирләре була ала. Тутлы эпителий челтәркатлау астыннан хориоидеяга сыекчаны бетерә алганга кадәр сыекча тупланышы һәм кубарылу үсеше булмый. Сыекча ясалу тизлеге ТЭ күзәнәкләренең аны бетерү мөмкинлекләреннән күбрәк яки ТЭ функциясе төшенке булса, сыекча челтәркатлау астында, аның кубарылуына китереп, җыела.
Сәбәпләре
үзгәртү1. Хориоидея шешләре, мәсәлән меланома, гемангиома яки метастазлар.
NB Барлык экссудатив ЧК очракларында хориоидеяда шеш булу турында киресе расланганга кадәр уйларга кирәк.
2. Ялкынсыну, мәсәлән Һарада чире яки арткы склерит.
3. Үзәктәге сүлле ретинопатиянең кабарчыклы формасы (сирәк).
4. Ятроген сәбәпләр, шулардан ЧК буенча операция яки панретиналь лазерлы коагуляция.
5. Хориоидаль тамырлану чагылган үтеп чыгу белән барып, арткы котыпта субретиналь сыекча җыелуга китерә ала.
6. Йөклеләр токсемиясендә үсеш ала алган гипертензион хориоидопатия хәзерге вакытта сирәк очрый.
7. Идиопатияле экссудатив ЧК, мәсәлән увеаль эффузия синдромында (алга таба кара).
Дәвалау
үзгәртүДәвалау кубарылуга китергән сәбәпкә бәйле. Кайбер очракларда кубарылу үзеннән-үзе бетә (мәсәлән, операциядән соң), башка очракларда кортикостероидлар белән системалы дәвалау үткәрәләр (мәсәлән, Һарада чире яки арткы склерит). Кабарчыклы үзәктәге сүлле ретинопатиядә үтеп чыгу ноктасына лазерлы коагуляция үткәреп була.
ЧЕЛТӘРКАТЛАУНЫҢ ЭКССУДАТИВ КУБАРЫЛУЫН АЧЫКЛАУ
үзгәртү1. Симптомнар. Фотопсияләр юк, чөнки витреоретиналь тракция юк; йөзеп йөрүче томанланулар өстәмә витреит булса барлыкка килә. Күрү кыры кимчелекләре кинәт барлыкка килә ала һәм тиз көчәя. Сәбәбенә карап бер үк вакытта ике күз дә җәлеп ителү мөмкин (мәсәлән, Һарада чирендә). (рәс. 19.31б).
• Экссудатив кубарылу сәбәбен күз төбен караганда табып була, мәсәлән, хориоидея шеше (рәс. 19.32) яки авыруның кубарылуга китергән системалы чир билгеләре була ала (мәсәлән, Һарада чире яки йөклеләр токсемиясе).
• «Каплан таплары» тутның таралган субретиналь тупламасыннан гыйбарәт, челтәркатлау кубарылуы тоташкач барлыкка килә ала (рәс. 19.33).
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.