Чана бәйрәме (Березняк)

Чана бәйрәме — ел саен беренче январь көнне Кукмара районының Березняк авылында үткәрелә торган бәйрәм.

Беренче январь көнне, төшке аштан соң авылның яше-карты, баласы-чагасы тауларга юнәлә. Яңа елны каршыларга кайткан кунаклар авылдашлары белән күрешәләр, балачакларын исләренә төшерергә теләп, алар да чаналарда шуалар. Бу бәйрәм бер көндә генә бетми. Каникулның иң соңгы көненә кадәр дәвам итә. Көн саен диярлек яңа уеннар өстәлә. Әнә шулай итеп, «Чана бәйрәме» балаларны кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешенә күнектерә, дус, тату, бердәм булырга, тормышта актив, ихтыяр көченә ия булырлык итеп тәрбияли.

Чыганаклар үзгәртү