Чак-Чак авылында Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе

Чак-Чак авылында Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе (Фарсы телендә: چک‌چک) – Иранда баш Зәрдөштлек изге урыннарның берсе. Атәшпәрәстләр шулай ук Пиресабз дип атаган бу изге урын Йәзд провинциясендә, Ордоган шәһрестанында урнашкан.

Чәк-Чәк авылында Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе

Тарихы үзгәртү

Дин әһелләре һәм тарихчылар гыйбадәтханә килеп чыгу тарихына төрле карашларга ия, чөнки ул нәкъ тауның уртасында төзелгән. Атәшпәрсәтләр ышанулары буенча, гыйбадәтханә Сасанидларның соңгы патшасы Йәздегерд III-нең кызы Никбану сыену тапкан урында урнашкан. Гарәп гаскәре куып барып, Никбану яклау өчен Ахурамазда Илаһына яклау турында дога белән мөрәҗәгать итә башлаган. Аның догасына җавап итеп тау тартып ачылган һәм аны яшергән.
Чак-чак гыйбадәтханәсендә манзара булып чишмә тора, аның тамчылары риваять буенча Никбану турында искә алу күз яшьләре дип санала. "Чәк-чәк" атамасы тау токымыннан тамучы су тавышыннан барлыкка килгән дигән караш бар. Чишмә янында Никбануның элеккеге таяну таягы дип аталган агач бар.

Гыйбадәтханә үзгәртү

Чак-Чак изге урыны баскычлы биш катлы конструкциягә ия гыйбадәтханәдән һәм башка биналардан тора. Гыйбадәтханәгә керүне әхәмәнидләр эпохасының сугышчылары сурәтләре белән тимер ишекләр яба. Гыйбадәтханә идәне мәрмәрдән ясалган. Мичнең уртасында даими рәвештә ут яна. Гыйбадәтханәнең эчке янында дини сәфәр кылучылар өчен кулланган башка биналар урнашкан.

Ел саен бәйрәм үзгәртү

Ел саен 14-енче июненнән 18-енче июненә кадәр (хордадның 24-28-е) Ираннан һәм башка илләрдән атәшпәрәстләр гыйбадәтханәгә киләләр һәм Мехраган церемониясен башкару өчен бергә җыелалар. Бу көннәрдә гыйбадәтханәгә йөрүчеләр шаян җырлар җырлыйлар һәм дога кылалар. Үзләренең догаларында атәшпәрәстләр дошман йөзе каршында дәрәҗәсен саклап калган һәм Ахура Мазда ярдәме белән дошманнардан тауларда сыену тапкан кешеләрне искә алалар.[1]. Дога башкарудан кала дини сәфәр кылучылар табигать һәм матур манзаралар белән ләззәтләнә. Бу көннәрдә дини сәфәр кылу атәшпәрәстләр өчен шулкадәр әһәмиятле санала ки, кайберәүләр аны атәшпәрәст хаҗы дип атыйлар.

Фотолар галереясы үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

http://www.aparat.com/v/CoKDr/زیارتگاه_زرتشتیان_جهان-_چک_چک