Цитомегаловируслы ретинит
Цитомегаловируслы ретинит — БИДС белән авыруларда күзнең иң еш оппортунистик инфекциясе (24 нче бүлекне кара). ВААРТ кулланышка керткәч, аның очравы кимеде, ә көчәю тизлеге хәтта түбән дәрәҗәдәге CD4+ күзәнәкле авыруларда әкренәйде. Икенче күзнең зарарлану һәм челтәркатлау кубарылуы үсеше ВААРТ кулланышы кергәч, ешлыгы шулай ук кимеде.
Цитомегаловируслы ретинит | |
Саклык белгечлеге | офтальмология һәм инфектология[d] |
---|---|
Дәвалануда кулланыла торган дару | valganciclovir[d][1], ганцикловир[d][1] һәм Сидофовир[1] |
Цитомегаловируслы ретинит Викиҗыентыкта |
Ачыклау
үзгәртү1. Аскискен ретинит гадәттә перифериядә башлана һәм әкренләп көчәя. Челтәркатлауның җиңелчә бөртекле томанлануы, кайвакыт күп санда булмаган нокталы кан савулар белән сыйфатлана, ләкин васкулитсыз (рәс. 14.34).
2. Җете ретинит
• Җиңел витреит.
• Периваскуляр муфталар һәм челтәркатлау томанлануы белән васкулит (рәс. 14.35а).
• Тыгыз, ак, кушылган томанлануның төгәл чикләнгән «географик» өлкәсе, еш ретиналь кан савулар белән бара (рәс. 14.35б).
• Әкрен, ләкин тамырлы аркадалар буенча «ялкын телләре» кебек өзлексез таралыш, кайвакыт КНД да җәлеп ителә (рәс. 14.35в).
• Дәвалаусыз бөтен челтәркатлау берничә ай дәвамында зарарлана (рәс. 14.35г).
• Ретинит регрессы кан савулар һәм томанланулар кимү, таралган атрофияле һәм зур булмаган тутлы үзгәрешләр барлыкка килү белән сыйфатлана (рәс. 14.35д).
• Идарәсез барышта зур арткы ертылулар белән бәйле челтәркатлау кубарылуы үсеше мөмкин (рәс. 14.35е). Бу очракта витреоретиналь хирургия белән силиконлы май белән тампонада кирәк.
Системалы дәвалау
үзгәртү1. Ганцикловирны башта 5 мг/кг дозасында һәр 12 сәг. 2-3 атна дәвамында, аннары 5 мг/кг һәр 24 сәг билгелиләр. Барыш тотрыклы булса, авыруга препаратны эчкә һәр көнне 300— 450 мг дозасында билгеләргә була. Ганцикловир 80% авыруда нәтиҗәле, ләкин 50% чир кабатлана, бу югары дозадагы кабат терапияне сорый. Препаратны кабул итү җелек эше төшенкелегенең зур куркынычлыгы белән бәйле, бу терапиянең еш туктатуын сорый.
2. Валганцикловир — бу пропрепарат, ашказаны-эчәк юлында яхшырак сеңү белән ганцикловирның формасы. Препарат вена эченә кертелгән ганцикловир кебек дәвалау һәм кисәтү өчен нәтиҗәле. Башлангыч доза 900 мг 2 тапкыр көнгә, булышлык — 900 мг көн саен.
3. Фоскарнет вена эченә (ганцикловирдан аермалы буларак) шулай ук авыруларның исән калуын арттыра. Башлангыч доза 60 мг/кг һәр көн саен 2-3 атна дәвамында, аннары 90-120 мг/кг һәр 24 сәг. тәшкил итә. Каршы йогынтылар — нефротоксинлык, электролит тигезлеге бозылу һәм тартышу синдромы. Фоскарнетны тагын интравитреаль кертеп була (2,4 мг/0,1 мл).
4. Цидофовир вена эченә 5 мг/кг дозасында 1 тапкыр көнгә 2 атна дәвамында, аннары 2 атнага бер. Препаратны башка чаралар туры килмәгәндә кулланырга була.
Цидофовир белән бергә пробеницид билгеләргә кирәк. Каршы йогынтыларга нефротоксинлык, нейтропения һәм алгы увеит керә.
Интравитреаль дәвалау
үзгәртү1. Ганцикловирны әкрен чыгаручы интравитреаль имплантат (витрасерт) (рәс. 14.36) нәтиҗәлеге буенча вена эчендәге терапиягә тиң. Имплант йогынтысы дәвамлыгы — якынча 8 ай, вена эченә ганцикловир яки фоскарнет кулланудан күбрәк (уртача 60 көн). Ләкин бу җиһазны куллану икенче күздә ретинит үсешеннән сакламый. Була алган өзлегүләргә катаракта, гемофтальм, челтәркатлау кубарылу һәм эндофтальмит керә.
2. Интравитреаль инъекцияләр
а) ганцикловирны көтелгән нәтиҗәне билгеләү өчен әкрен чыгаручы җиһаз имплантациясе алдыннан интравитреаль кертү мөмкин;
б) фомивирсен башка препаратлардан йогынты ысулы буенча аерыла. Каршы йогынтылар — алгы увеит, витреит, катаракта һәм ретинопатия (сирәк);
в) цидофовир гипотония һәм күз алмасының субатрофиясенә китерә алган чагылган ялкынсыну чыгара ала.
Фараз
үзгәртүДәвалаудан беренчел йогынты 95% диярлек очракларда башкарыла, ләкин, кызганычка күрә, терапияне туктатканда чир якындагы ике атнада тагын кабатлана. 6 ай дәвамында ретинит кабатлануын терәк дәвалавын алган 50% авыруда күзәтәләр.
ВААРТ кулланышка керткәннән соң CMV-ретинит очраклары шактый кимеде һәм күп авырулар иммун системасы төзәлгәч (CD4 > 100-150), дәвалауны туктата алды. Шул ук вакытта ВААРТ'тан соң иммун системасы төзәлү белән күп авыруларда күз эчендәге ялкынсыну үсеш ала, бу макуляр шешү һәм эпиретиналь мембрана ясалуга китерә.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.