Халык арасында аны «хатын-кыз простатиты» дип тә йөртәләр, цистит — сидек куыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну ул.

Цистит
Сурәт
Саклык белгечлеге сидекбелем[d]
Симптомнар ялкынсыну[1]
Дәвалануда кулланыла торган дару гексаметилентетрамин[d][2], Офлоксацин[d][2], carboprost[d][2], Gatifloxacin[d][2], Амфотерицин B[d][2], Норфлоксацин[d][2], Ципрофлоксацин[d][2][3], Моксифлоксацин[d][2], Нитрофурантоин[3], Фосфомицин[d][3], sulfamethoxazole / trimethoprim[d][3], levofloxacin hemihydrate[d][3], enoxacin[d][4], cefpodoxime[d][5], tosufloxacin[d][6], marbofloxacin[d][7] һәм orbifloxacin[d][8]
ICD-9-CM 595.9[1][9], 595[1][9] һәм 595.89[9]
ICPC 2 идентификаторы U71
NCI Thesaurus идентификаторы C26738[1]
 Цистит Викиҗыентыкта

Ел саен 4,5 млн Россия кешесенә цистит дигән диагноз куела. Болары—бел­ гечләргә мөрәҗәгать иткән кешеләр. Ә күпме авырулар үз-үзен дәвалый... Нинди авыру соң ул цистит?

Гадәттә, күпләр бу авыруны көчле туңудан соң башлана дип сөйли. Бу алай түгел. Туңу авыруга коткы гына салырга мөмкин. Куыкның лайлалы тышчасы ялкынсынуына микоплазма, уреаплазма, хламидий һәм гөмбәчекләр китерә. Ләкин иң «гаеплесе» (80-90 % очракта) — эчәк таякчыгы. Авырып китү сәбәбе нидә? Цистит авыруы барлыкка килү нигездә орган­ ның анатомик төзелеше белән аңлатыла — кыска сидек чыгару каналы, аңа аралык бик якын урнашкан, нәтиҗәдә организмга бик куп микроблар керә ала. Югарыда әйтелгәнчә, ялкынсынуга еш кына эчәк таякчыклары : китерә. Кайберәүләр циститны җитди авыру дип санамый һәм табибка түзәрлекләре калмагач кына мөрәҗәгать итә. Тик шунысын белергә кирәк, цистит — мәкерле авыру! Вакытында һәм дөрес дәваланмаган очракта, авыру бөерләргә күчеп, катлауланырга мөмкин.

Авыруны гел кече йомышны башкарасы килү теләге җәфалый, бәвел чыгару процессы бик авырттыра. Сырхауларда төнлә урын юешләтү, (сидекне тотып тора алмау күзәтелә. Кайвакыт температура күтәрелә, күңел - болгана, су эчәсе килә, битләр шешенеп чыга. Болар — агулану билгесе. ) Кискен периодта сидектә кан булуы ихтимал.

Циститның еш кына сидек-җенес сферасында башка авырулар белән катлаулануы да билгеле. Шуңа күрә беренче симптомнары сизелү белән урологка яки гинекологка мөрәҗәгать итү зарур. Кайбер очракта гастроэнтеролог консультациясе дә кирәк була.

Авыру күбрәк җенси органнарында хроник авыруы булган, бала тудыру яшендәге хатын-кызларда күзәтелә. Циститка тиз бирешү йөкле вакытта, бала тудырганнан соң, менопауза вакытында очрый. Бу вакыт хатын-кызларның матдәләр алмашы процесслары акрыная, гормональ баланс бозыла, иммунитет көчсезләнә. Цистит тән бик суынганда, арганда, авыру кичергәннән соң барлыкка килергә мөмкин. Организмда «йоклап яткан» авыру кузгатучылар, мәсәлән, вируслар активлашканда, цистит барлыкка килгән очраклар бар.

Цистит чире белән кыз балалар да авырый. Бу очракта чиргә эчәк таякчыгы сәбәпче, ул туры эчәк стенкасы аша сидек-җенес юлына керә.

Авыруның төп сәбәбе — элементар гигиена кагыйдәләрен сакламау. Кыз балаларда сырхау симптомсыз барып, үзен күпмедер вакыт узганнан соң гына сиздерергә мөмкин. Тикшерүне гомуми сидек анализы уздырудан башлыйлар. Шулай ук сидеккә бактериологик анализ ясала. Тикшергәннән соң, авыру сәбәпче микробны ачыклагач, табиб диагноз куеп дәва билгели. Дәвалау диета саклаудан башлана. Бәдрәфкә еш йөрергә кирәк һәм шул ук вакытта җенси тынычлык таләп ителә. Авыруга нинди микроб китергән булуына карап, аларга каршы киң спектрда тәэсир ясаучы, башлыча организмнан сидек белән чыга торган, бөерләр өчен зыянлы булмаган антибиотиклар билгеләнә. Дөрес дәваланганда, берничә көннән җиңеллек килә. Ләкин бу дәвалануны туктатырга кирәк дигән сүз түгел. Сидек анализы нормага килгәнче дәваланырга туры киләчәк.

Цистит белән авырганда, суны шактый күп — 1,5-2 литр эчәргә кирәк.

Бу үлән чәйләре дә, чиста су да булырга мөмкин. Әче морслар бик файдалы булып исәпләнә, чөнки алардагы кислота авыруга китерүче эчәк таякчыкларына тәэсир итә. Бик әче, кыздырылган ризыклар ашарга ярамый, консервлар, серкә, тәмләткечләр, каты чәй, каһвә, спиртлы эчемлекләрне рационнан чыгарып тору яхшы. Бу продуктларның калдыклары сидек белән бүленеп чыгып, сидек куыгының лайлалы тышчасын ярсытырга . мөмкин. Авырганда тозны бөтенләй кулланмый тору файдалы.

Кайбер пациентлар даруларсыз, халык чаралары белән генә дә дәваланып була дип уйлый. Тик бар да алай гади генә түгел. Бу чаралар кайбер очракта ярдәм итсә дә, организмны тулысынча савыктырып бетерми. Үләннәр белән генә патоген флораны бетереп булмый, шуңа күрә дарулар да куллану шарт. Җылы ванналар кебек, үләннәр дә дәвалауның бер ком­ поненты булып тора.

Җылы киенеп йөрү һәм торакның коры булуы кирәк. Оча органнарын йон кием белән урап, җылы аяк киеме киеп йөрү дә файдалы. Авыру катлауланса, салкын көннәрдә урамда йөрергә киңәш ителми. Тар өс киеме, күлмәк-ыштан кияргә тырышмагыз. Чөнки алар кече очадагы кан йөрешен боза, ә аның торгынлыгы ялкынсыну процессына китерә.

Искәрмәләр үзгәртү