Хөсәен Мәүлүтов (берләштерү)

Хөсәен Баһаветдин улы Мәүлетов 1893 елның 17 августында Казан губернасы Чистай шәһәрендә ярлы татар гаиләсендә туа. Биш яшендә әнисез кала. Әтисе өч баласы белән 1910 елның җәендә Пермь шәһәренә күченеп китә. Биредә ул китаплар төпләү буенча кечкенә генә остаханә ачып җибәрә. Нәкъ менә биредә әтисе улында укуга мәхәббәт уята.

Хөсәен башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, аннары 1911 елда шәһәр рус мәктәбен тәмамлый. Белемгә омтылышы шулкадәр көчле була: Казанга килеп, рус-татар мөгаллимнәр мәктәбенә керә. 1915 елда ул авыл мәктәбендә укытучы һөнәренә керешә. Тик бераздан армиягә алына, Уфага (144 нче запас батальонда хезмәт итә), ә аннан Чугуй хәрби училищесына озатыла.

1916 елда яшь офицер Көньяк- Көнбатыш фронтның 74 нче дивизия 295 нче Свир пехота полкына килеп төшә, монда аны рота командиры итеп билгелиләр. Беренче бөтендөнья сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Георгий тәресе белән бүләкләнә, дүрт тапкыр яралана.

1917 ел февралендәге вакыйгалардан соң Хөсәен Мәүлетов солдатлар арасында ихтирам казана, һәм аны полк комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. 1918 елның апрелендә ул большевиклар партиясе сафларына керә. Пермь земствосы идарәсе каршында татар һәм башкорт халкына белем бирү буенча инспектор булып эшли, мөселманнар эшләре буенча Пермь округы комиссариаты рәисе, «Кызыл Урал» газетасы редакторы була. 1918 елның декабрендә РКП (б)ның Пермь губернасы комитеты әгъзасы һәм аның татар-башкорт секциясе мөдире итеп сайлана. 

1919 елның маенда Х.Мәүлетов үзе теләп эшче-крестьяннар Кызыл армиясенә хезмәткә китә, РСФСР Хәрби халык комитеты каршындагы Үзәк хәрби мөселман комиссаратында сәяси бүлектә эшли, аннары 8 нче татар полкы командиры итеп билгеләнә. Ул Оренбург янындагы атаман Дутов ак казаклары белән сугышларда, Урал елгасын кичүдә катнаша. 1919 елның көзендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1920 елда Бохара операциясендә катнашканы өчен икенче Кызыл Байрак орденына лаек була.

Гражданнар сугышы тәмамлангач, Хөсәен ЭККА Академиясендә, аннары ЭККА академиясенең Көнчыгыш бүлегенең икееллык курсларында укый. Телләрне бик җиңел үзләштерә: төрек һәм фарсы телләрендә иркен аралаша ала. 1926 елда ЭККА штабының Разведка идарәсе карамагына җибәрелә, 1931 елга кадәр Иранда дипломатик хезмәттә була, аннан соң ЭККА дә штаб вазифаларында хезмәтен дәвам итә.

1937 елның 28 июлендә көтмәгәндә тәҗрибәле разведчик запаска җибәрелә,  өч көннән сак астына алына. Ә 30 октябрьдә халык дошманы һәм шпион дип үлем җәзасына хөкем ителә.

1957 елның 1 июнендә СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе карары белән җинаять составы булмау сәбәпле, кызганычка каршы, үлгәннән соң реабилитацияләнә.

Бүген Казан шәһәре Идел буе районындагы иң матур урамнарның берсе Хөсәен Мәүлетов исемен йөртә.