Хәтер — кешенең уй-кичерешләрен, күргәннәрен, эшләрен баш миендә саклау һәм аларны хәтердә яңарту сәләте. Хәтер ярдәмендә кешеләр үзләре туплаган тәҗрибәне, белемне саклый һәм файдалана, аларны киләчәк буыннарга тапшыра алалар. Өлкән яшьтәге кешеләрнең хәтере тормыш юлларында кичергән вакыйгаларга бәйле.

Хәтер
Сурәт
Кайда өйрәнелә memory and attention[d]
 Хәтер Викиҗыентыкта

Гомер буена күп нәрсәне хәтердә тотарга кирәк. Сезгә беренче класста хәреф язарга өйрәттеләр, сез аны хәтердә калдырдыгыз һәм беркайчан да онытмыйсыз. Хәтер булмаса, без беркайчан бернәрсәгә дә өйрәнә алмас идек.

Яхшы хәтер—кирәкле нәрсәне хәтерләп калу осталыгы гына түгел, бәлки кирәкмәсне оныта алу сәләте дә. Шуңа күрә яхшылап хәтерләп калуның төп кагыйдәсе — уйлау Нәрсәне истә калдырырга икәнен уйлау һәм аны элек белгәннәрең белән бәйләү, исеңдә калдырырга тиешле нәрсәне күз алдыңа китереп карау, ә иң әһәмиятлесе — боларның барысы да сезгә кайчан һәм ! ни өчен кирәк булачагын уйлау. Хәтерне берөзлексез күнектерә-күнектерә генә, камилләштереп була.

Искәрмәләр үзгәртү