Хәмит Әхәтов (Хәмит Фәйзрахман улы Әхәтов, 29 апрель 1955(1955-04-29) (68 яшь), Мәмәшир, Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — СССР һәм РФ тренеры (чаңгы дисциплинары), РФның атказанган тренеры (1994), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1993).

Хәмит Әхәтов
Туган 29 апрель 1955(1955-04-29) (68 яшь)
Мәмәшир, Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек университеты[d]
Һөнәре тренер
Балалар Albina Akhatova[1]

Биографиясе үзгәртү

1955 елның 29 апрелендә Татарстан АССРның Кукмара районы Мәмәшир авылында туган. 1976 елда Ленинград физик культура институтын тәмамлый[2]. Студент чагында ул һәм аның хатыны Татьяна биатлон белән җитди шөгыльләнгәннәр, Ленинград җыелма командасы өчен чыгыш ясаганнар, чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидатлар булганнар. 1981 елда шәһәр Башкарма комитеты рәисе П.Г. Зайцев чакыруы буенча хатыны белән Ямал-Ненец автоном округының Лабытнанга шәһәренә күчеп килә, анда Хәмит Әхәтов чаңгы ярышлары буенча тренер, ә Татьяна Әхәтова балалар — яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры була. 1986 елда ук Лабытнангы шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы ЯНАО округ ярышларында эстафетада I һәм II урынны яулый[3].

Хәмит Әхәтова шәкертләре арасында аның кызы Альбина Әхәтова, Олимпия чемпионы Луиза Носкова, Европа һәм дөнья чемпионы Юлия Макарова һәм башкалар бар.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны - Татьяна Вениаминовна Әхәтова, Ленинград физик культура институтын тәмамлаган. Лабытнангы шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры иде. 2000 елда һәлак була. Аның исемен Лабытнанги шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе йөртә. Кызы - Альбина Хәмит кызы Әхәтова, Россия биатлончысы, Россиянең Атказанган спорт мастеры, 1998, 2002, 2006 елгы Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры.

Бүләкләр һәм исемнәре үзгәртү

  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале
  • Россиянең атказанган тренеры (1994)
  • «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе (1993)
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2007)
  • Лабытнанги шәһәренең мактаулы гражданины (2000)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рус Википедиясе — 2001.
  2. Ахатов Хамит Файзрахманович 2017 елның 6 апрель көнендә архивланган. // Энциклопедия Тюмени
  3. Человек и малая родина(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка // school-science.ru