Хәбра Рахман (берләштерү)

Ак амәнат – солдат хатлары

         Минем сүзем  Алабуга педагогия училищесында һәм китапханә техникумында тел-әдәбият укытучысы,шагыйрь,Алабуга район газетасының редакторы булып эшләгән Хәбра Рахман турында  барачак. 
     Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов) 1914 елда Татарстан АССРның Балтач районы Яңгул авылында туа. Яшьли ятим калып балалар йортында тәрбияләнә. Арчада җиде класс тәмамлагач, авыл укытучысы булып эшли. 1936 елда ул Казан педагогия институтын тәмамлый һәм Алабуга педагогия училищесына укытырга китә. 1938-1940 елларда ул хәрби хезмәттә булып, Халхин-Голдагы каты сугышларда катнаша, яралана. Яшь шагыйрь шул сугышларда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, ул яңадан Алабугада эшли һәм Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка китеп, Мәскәү янындагы канкойгыч сугышларда катнаша, авыр яралана һәм шуннан савыга алмыйча 1942 елның ноябрендә вафат була.
     Ул  иҗады чәчәк ата башлаган  чорда, ил азатлыгын яклап, батырларча корбан була. X.Рахман иҗатын  танытуда, аның данлы исемен әдәбият дөньясына кайтаруда Алабуганың танылган язучысы, шагыйрәсе Дибәҗә Каюмова күп көч куя.Ул 1997 елда батыр йөрәкле әдип турында «Өзелгән шомырт чәчәкләре» исемле автобиографик повестен яза. “Әсәрне тудыруда, дөньяга чыгаруда Д. Каюмовага күп эшләргә, күп кешеләр белән очрашырга, шагыйрьнең тормыш иптәше Сара  апа белән хатлар алышырга, архивларда эзләнергә туры килә. Нәтижәдә автор, вакыйгаларны  үз йөрәге аша үткәреп, ижат хыялы белән бергә кушып, тормыш юлы 28 яшендә өзелгән яшь шагыйрьнең жанлы образын тудыра” Әсәрдәге вакыйгалар документаль-биографик материалга нигезләнгән. Вакытлыча югалып калган шагыйрь Хәбра Рахман кем ул? Нинди тормыш юлын үткән, үзеннән соң җирдә нинди эз калдырган? Гомере вакытсыз киселгән яшь шагыйрьнең ижади кыйбласы нидән гыйбарәт? Д.Каюмова үзенең әсәрендә шушы һәм башка күп кенә сорауларга ачык һәм тулы жавап бирә. Рахманның һәм аның студент дусларының тормышы, шагыйрьнең студент дусларына ка¬рата булган ихлас мөнәсәбәте, аларның уку елларындагы вакыйгалар агышы повестьта шактый тулы тасвирлана.
    Х.Рахманның фронттан гаиләсенә  язган хатлары укучыларда зур кызыксыну уята. Хатлар, хатлар... Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының тәртип саны куелган, штемпель сугылган хатлар.  Алар бит бөтенләй башкача итеп төрелгән, конвертка да салынмаган өчпомаклы хатлар. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмаклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай итеп, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам  хаты җибәрә.Менә шуларның берсе...

“...Дошманның корал hәм сан ягыннан күпкә өстен көчләренә каршы сугышлар барды, хат язарга мөмкинчелегем булмады. Хәзер вакытым бар. Яраландым, госпитальдә ятам. Перевязкалардан башка вакытта аяк бөтенләй авыртмый диярлек. Госпиталь фронт тирәсендәге бер авылга урнашкан. Кечкенә госпиталь булса да врачлар тәҗрибәле, әйбәт врачлар. Уход яхшы. Тамак яклары да әйбәт. Ләкин мин монда озак ятарга тиеш түге, мине фронт көтә.. Хәзер таза булу үзе зур эш. Сара! Минем Алабугадан киткәнгә озакламый ярты ел тула. Мин элегә кадәр, Ходайга шөкер дигәндәй, әле һаман да исән. Кем белә, бәлки, синең белән Рафаэль бәхетеннән, туганнар бәхетеннән яки үз бәхетемнән исән-сау сезнең ян га да кайтырга язгандыр. Шулай булса, билгеле, бик яхшы булыр иде. Ул вакытта без синең белән тормышның кадерен белеп яшәр идек. Әгәр ул көннәр насыйп булса, мин ярлыларга, ятимнәргә кулдан килгән ярдәмемне кызганмас идем. Аларга яхшылыклар кылырга тырышыр идем. Сара! Син үзең ничек тормыш итәсең? Бик авыр түгелме, Рафаэль зур булдымы инде? Сөйләшәме? Аның сәламәтлеге ничек? Мөнәвәрә ничек эшләп ята? Аның тормышы ничек? Ул үзенә аерым хат язмаганга ачуланмасын. Монда кәгазь табулары бик читен (бу кәгазьне дә случайно кулга төшердем) Мәрьям апалар ничек торалар? Гомумән, шәһәрдә, педучилищеда, редакциядә нинди яңалыклар бар? Быел уңыш ничек булды? Барын да әйтеп хат яз. Хатны шул иске адрес белән яз. 1482-ая полевая почта, часть 485.Элекке хатлардан карап яз (соңгы икесеннән), чөнки синнән бу хатка җавап килгәндә мин инде шул үзем хезмәт иткән частьта булырмын.Хәзергә шушының белән тәмамлыйм. Исән-сау булып, синең белән, Рафаэль белән, туганнар белән, дус-ишләр белән яңадан күрешү һәм татулык, тынычлык, туклык белән бергә-бергә гомер итү көннәрен түземсезлек белән көтеп калам.Сәлам белән Хабра.28 октябрь 1942 ел.

      Әйе, фронт сызыгыннан язган хатларында гади солдат Хәбраның туган ягын өзелеп сагынуы да, дошманга нәфрәте дә ачык чагыла, гаиләсенә, туганнарына , авыл өлкәннәренә хөрмәте, ышанычы да күренә. Сугышчылар, исән-имин кайтуларына ышанып, Җиңүгә өмет итеп, батырларча сугыша.
«Безне фашистларның ныгытмаларына каршы һөҗүмгә жибәрәләр. Иртәгә таңда һөҗүмгә ташланабыз. Исән калсам балам бәхетеннән, баш салырга туры килсә, бәхил булыгыз!»—дип язган иде соңгы хатында. Бу хатын Сара октябрь ахырында алды. Кулны көйдерә торган бу  кыска хатны  ул никтер  бик сирәк укый, сирәк  кулга ала. Аны укыган саен ул аңлый, Хабра үзен аямаячак, утның ялкынына ыргылачак. Шуңа күрә җанын өзгәләмәс өчен бу юлы да ул соңгы хатны укымады. Инде бер айдан артык бернинди  дә хат-хәбәр юк. Ул ни уйларга, үзен кая куярга белми.
  Көннәрдән беркөнне хат китерүче хатын экрен генә ишек шакыды,  кулындагы хат кисәген сузарга ашыкмады, башын аска иеп  басып торуын дәвам итте.Өчпочмаклы гәҗит битенә  кеше кулы белән язылган шомлы хат иде бу.”Ирегезне 14 ноябрьдә станциядән ерак түгел поселок каберенә җирләдек” 
   Хәбра Рахманның   туган ягына  кайту турындагы уйлары  хыялда гына кала.Аның гәүдәсе Калинин өлкәсенең Максатиха дигән тимер юл станциясендә күмелә,ят җирләрдә мәңгелеккә ятып кала.
   Якташлары аны онытмый.  Хәбра Рахман турындагы истәлекләрне Яңгул авылы халкы кадерләп саклый. Авыл мәктәбе музеенда аның тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат тупланган.Казанның Матбугат йортында Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар истәлегенә куелган мемориаль такта бар,анда алтын хәрефләр белән язучы-солдат Хәбра Рахман исеме дә язылган.

Кулланылган әдәбият исемлеге. 1.Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.-635б. 2.Каюмова Д.Өзелгән шомырт чәчәкләре.-Алабуга,1997.-91 б.