Хәбибрахман Габдрахманов

        Алабугада Хәбра Рахман эзләре

Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахманов) 1914 елда Балтач районы Янгул авылында туа. 8 яшендә ятим кала һәм балалар йортында тәрбияләнә. 1930 елда, 7 сыйныф бетереп, авылда укытучы булып эшли башлый. Беренче шигырьләре һәм хикәяләре “Ялчы” газетасында басыла. 1936 елда Казан педагогия институтын тәмамлагач, Алабугага күчеп килә һәм Алабуга педагогия училищесында татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый. 1938-1940 елларда армия сафларына алына, Халхин-Гол янындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Армиядән соң Алабуга педагогия училищесында һәм китапханә техникумында татар теле һәм әдәбиятын укытуын дәвам итә, соңрак район газетасында редактор була.

       Бөек Ватан сугышы башлану белән, Хабра Рахман сугышка китә, 1942 елда Мәскәү өчен барган сугышларда яралана һәм шул ук елның ноябрь аенда үлә.
      Хабра Рахманга (әдәби псевдонимы) бары 28 яшь кенә була, шуңа күрә әдәби мирасы да зур түгел. Өметле каләм иясенең 1937 елда Казанда “Чәчәк ява” исемле бердәнбер шигырьләр җыентыгы басылып чыга, Алабугада “Шомырт чәчәкләре” повестен яза башлый, әмма, сугышка китү сәбәпле, төгәлләргә өлгерми. 
        1997 елда Алабуга шагыйрәсе Дибәҗә Каюмова аның истәлегенә “Өзелгән шомырт чәчәкләре” дигән повестен чыгара.

Чыганак «Изучение, охрана, реставрация и использование недвижимых памятников истории и культуры в Республике Татарстан», Казань, 2007. Дибәҗә Каюмова “Өзелгән шомырт чәчәкләре”, Алабуга, 1997.