Хуҗа Бәдигый (берләштерү)

    Татар халыкиҗатының барлык төрләрендә дә халкыбызның үз тарихын күрәбез. Кешелек тарихының ыруглык җәмгыяте белән бергә барлыкка килгән халык иҗаты әсәрләре кешелек белән бергә иҗат ителеп гасырлар белән бергә киләчәккә атлыйлар. Халкыбыз рухи байлыгыннан беркайчан да баш тартмаган.  Һәр  чорның  тарих битләренә алтын белән язылырдай әсәрләре, талантлары була. Ә исемнәре алтын хәрефләре белән түгел, ә кара белән дә язылмый калган исемнәр бар тарихыбызда. Мәсәлән, Г.Тукайлар, Ф.Әмирханнар, Г.Камаллар белән бер чорда туып, татар халкы үсеше өчен бер төрле фикер йөртеп  халкына хезмәт иткән Габделбәдигъ улы Хуҗа Бәдигый. Ләкин Хуҗа Бәдигый исеме, чордашларыннан аерым буларак, тоталитар режим тарафыннан хаксызга рәнҗетелә һәм атып үтерелә.

Энциклопедистларча фикер йөртү сәләтенә ия булган күренекле шәхес мирасы озак вакытлар галимнәр тарафыннан өйрәнелми, халыкка таратылмый. Сталин культы фаш ителгәнгә кадәр Х.Бәдигыйнең исемен телгә алырга ярамый.

   Ә бит Хуҗа Бәдигыйгә татар халкының авыз иҗатын җыюга Габдулла Тукай үзе фатиха биргән.1907-1913 елларда 87 фольклор җыентыгы, ягъни ел саен 11 китап басылып чыга. Болар арасында Хуҗа Бәдигый китаплары да бар. Аның “Табышмаклар”, “Такмаклар-такмазалар”,”Мәкальләр”, “Бәетләр”,

”Җырлар “дип исемләнгән китаплары дөнья күрә.1914 елда чыккан “Җырлар җыентыгы” исемле хезмәтендә 2600 җыр тупланган. Күргәнебезчә, ул халык иҗатын киң күләмдә өйрәнүче галим. Халык һәм балалар уеннарын да җыя, аларны төрле җыентыкларда, журналларда бастыра, фольклор фәнен укытуның беренче программаларын төзүдә катнаша. Фольклорчы галимнең тел, әдәбият, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре дә шул чорда әледән әле басылып тора.

    Халык   иҗаты   әсәрләре   бернинди  басым астында языла торган әсәрләр түгел ул. Халык иҗатын өйрәнүчеләр күпме генә каршылыкларга очрасалар да, аларга “кара тамгалар” таксалар да, халык аларга үзе исем бирде.Г.Тукай әйткәнчә: “Халык –көчле ул, ..... .” Хуҗа  Бәдигыйне без хәзер үзенчәлекле журналист, тарихчы, фольклорчы, мәгърифәтче, галим  буларак таныйбыз. Бу исемнәрне халык аңа үзе бирде. Тарих үз хатасын  төзәтте. Халыкның көче дә, акылы да, тапкырлыгы да менә бу мисалда күренә. Тукай бу фикерне бер гасыр алдан әйткән. Аның бөеклегенә дә бу бер дәлил булып тора. Халкына белем ташыган Хуҗа  Бәдигый шулай үз исмен тарихка кертеп калдыра. Ә тарих кешене эш-гамәлләре буенча хөкем итә. Илдә төрле  эзәрлекләүләр  барган чорда да татар грамматикасын, әдәбиятын, халык иҗатын өйрәнеп яткан ир-ат милләттәшебез батырлык эшләгән дип уйлыйм.
   Х.Бәдигый  Мәскәүдән рөхсәт сорый-сорый халкыбызның бишек җырларын киләчәк буыннар җырласын өчен җыя. Чөнки халык иҗаты әсәрләрендә халыкның яшәү кагыйдәләре аермачык язылган. Бүген һәр ана үз баласына бу бишек җырларын җырласа , Россия дип аталган илдә һәр халык үз баласына бишек җырын ана телендә җырласа,  XXI гасырга Россия 4 миллион сукбай баласы белән кермәс иде. Шулай итеп, Татарстанның Мамадыш якларында туып үскән Хуҗа Бәдигый мисалында, кеше язмышы, халык язмышы турыдан туры илендә барган вакыйгаларга бәйле булуын күрдек. Бу фольклорчы галимнең бай мирасын барлау һәм дөньяга  чыгару безнең изге бурычыбыз. Һәм, ниһаять,озакка сузылган тыю-эзәрлекләүләрдән соң, фольклорчы, тел галиме, педагог-методист профессор исеме кире кайтты.

Чыганаклар үзгәртү

  • Исламов Ф.Ф. Х.Бәдигый-танылган педагог һәм методист //Ватаным Татарстан, 2003, гыйнвар.
  • Татар энциклопедия сүзлеге.- Казан.Татар институты, 2002.
  • Татар халык иҗаты. Хрестоматия. Төзүче:Ф.Урманчеев. –Казан, 2004.
  • Татар халык иҗаты. Фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. Беренче китап. Төзүче: Сотникова Л.П.- Казан,2005.
  • Ягъфәров Я. Тукай үзе фатиха биргән. //Мәдәни җомга, 2002, 6 нчы декабрь.