Хроник алгы увеит

Алгы увеитның хроник формасы кискеннән сирәгрәк очрый һәм дәвалауны туктаткач 3 айга кадәр вакыт эчендә барышның өзлегүенә китерүче кабатланучы ялкынсыну белән сыйфатлана. Увеит гранулематоз яки гранулематоз булмаган була ала, ешрак ике күз дә җәлеп ителә.

Симптомнар үзгәртү

Чир гадәттә сиздермичә үсеш ала һәм өзлегүләр барлыкка килгәч кенә билгеләнә, мәсәлән катаракта яки тасмасыман кератопатиядән соң.

NB Симптомсыз барыш мөмкинлеген исәпкә алып хроник алгы увеит үсеше куркынычлыгы белән авыруларга даими тикшерү кирәк (аеручы ЮИА белән авыруларга).

Билгеләре үзгәртү

1. Тышкы. Тыштан күз ак күренә, ялкынсыну башланса ал була.

2. Алгы камерадагы күзәнәкле җавап чир активлыгына карап төрле була ала, өстәвенә күзәнәкләр бик күп булса да симптоматика булмаска мөмкин.

3. Алгы камера сыекчасы опалесценциясе ялкынсынуның дәвамлы активлыгында күзәнәкле җаваптан өстен була ала; опалесценция чагылганлыгы чирнең активлык күрсәткече булып тора (моңарчы булган күзаллауга карамастан).

4. Мөгезкатлау преципитатлары — эндотелийда эпителиоидлы күзәнәкләр, лимфоцитлар һәм полиморфлы-төшле лейкоцитлардан торган утырмалар(рәс. 14.7а). Преципитатларның күренеше һәм таралышы билгеле увеит вариантына күрсәтә ала

. • Гранулематоз увеитта эре преципитатлар майлы күренә һәм аста күбрәк була. Алар очы өскә юнәлгән өчпочмак (рәс. 14.7б) булып еш тарала, бу авырлык көче йогынтысы һәм алгы камерада сыекча конвекция холкы белән бәйле.

• Беткән «майлы» преципитатлар «тонык пыяла» күренешенә керә һәм бу кичергән гранулематоз увеитка күрсәтә (рәс. 14.7в).

• Дәвамлы булган гранулематоз преципитатлар тутлана ала (рәс. 14.7г).

5. Төсле катлауда төерләр гадәттә гранулематозлы барышта барлыкка килә

. • Кеппе төерләре — күләме буенча зур түгел һәм бәбәк кырые буенча урнаша (рәс. 14.8а).

• Бузак төерләре стромада урнаша (рәс. 14.8б).

• Аслу төстәге эре төерләр саркоидоз белән бәйле увеитка хас (рәс. 14.8в).

Барыш һәм фараз үзгәртү

Ялкынсыну 3 айга сузыла, кайвакыт берничә елга кадәр һәм ремиссия чорларыннан соң еш өзлегүләр белән сыйфатлана, шуңа чирнең табигый барышы ахырга җиткәнен билгеләү мөмкин түгел. Чирнең хроник холкы, соңлаган мөрәҗәгать итү һәм дәвамлы барышы өчен хроник увеитта фараз билгеле түгел; өзлегүләр еш үсеш ала, шулардан глаукома һәм катаракта.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.