Хориоидея невусы

Хориоидея невусы Кавказның төп халкының 5-10% очрый, ләкин кара тәнле кешеләр арасында бик сирәк. Невус I типтагы нейрофиброматоз һәм диспластик невус синдромы белән бергә була ала. Невуслар мөгаен тумыштагы сыйфатлы була. Аларның үсешен яшүсмер чорга кадәр һәм бик сирәк — җитлеккән яшьтә күзәтәләр, шуңа күрә клиник яктан күренгән үсештә яман барыш турында шикләнергә мөмкин.

Гистология

үзгәртү

Шеш хориоидеяның орчыксыман-күзәнәкле меланоцитларның пролиферациясеннән гыйбарәт, әмма хориокапилляр катламнан тыш (рәс. 15.21а).

Ачыклау

үзгәртү

1. Күренешләре. Күпчелек невуслар симптомсыз һәм гадәти тикшерүдә ачыклана. Симптомнар сирәк шеш үзәк чокырчыкка яки шул ук өлкәдәге икенчел челтәркатлауның сүлле кубарылуында барлыкка килә.

2. Гадәти невус билгеләре

• Гадәттә невус экватор артында урнаша, аерыла торган яки төгәлсез чикләр белән оваль яки түгәрәк формалы, җете зәңгәр яки соры була (рәс. 15.21б).

• Нигез диаметры < 5 мм (ягъни дискның өч диаметры), калынлыгы < 1 мм.

• Аеруча зур күләмдәге чыганак үзәгенең өслегендә друзалар була ала (рәс. 15.21в).

• Икенчел хориоидея тамырлануы сирәк очрый.

3. ФАГ. Күренеш невус пигментациясе дәрәҗәсенә һәм челтәркатлауның тутлы эпителий халәтенә бәйле. Күпчелек невуслар тамырсыз һәм тутланган, бу астагы хориоидея бикләнүе өчен гипофлюоресценцияне тәэмин итә. Друзалар булган урында гиперфлюоресценция өлкәләре барлыкка килә (рәс. 15.21г).

NB ФАГ невус шартында башлангыч меланоманы аеру өчен бик файдалы түгел, әмма күпсанлы вак нокталы гиперфлюоресценция чыганаклары аның киләчәктә барлыкка килүе турында күрсәтә ала.

4. ЯИА астагы хориоидея бикләнү нәтиҗәсендә гипофлюоресценцияне күрсәтә (рәс. 15.21д).

5. УТТ яссы яки бераз чыгып торучы югары акустик тыгызлыклы ясалу ачыклый (рәс. 15.21е); А-ысулны кулланганда чыганак эчендә түбән акустик тыгызлык яманлыкка карата шикле.

6. Гадәти булмаган невус

• Тутсыз невус (рәс. 15.22а).

• Хориоидея атрофиясен хәтерләткән төссез өлкә белән чолгап алынган halo-невус (рәс. 15.22б).

Шикле невус

үзгәртү

Невусның башлангыч меланомага трансформациясенең түбәндәге билгеләре бар.

• Төгәлсез күрү, метаморфопсияләр, күрү кырында скотомалар һәм фотопсияләр барлыкка килү.

• Диаметрда зурлыгы > 5 мм һәм калынлыгы > 1 мм.

• Кызгылт сары тут өлкәләре (липофусцин).

• Чагыштырмача зур күләмдә өслегендә друзалар булмау.

• Чыганак кырые дискта яки аның янында урнаша.

• Челтәркатлауның сүлле кубарылуы чыганак өстендә яки аннан аста урнаша.

NB Билгеләр күбрәк булган саен меланома куркынычлыгы югарырак.

Алып бару алымнары

үзгәртү

1. Гадәти невус махсус күзәтүне таләп итми, чөнки яманлашу куркынычлыгы бик түбән.

2. Шикле невусны фотога төшерәләр, УТТ башкаралар, аннары күзәтәләр. Кабат карауларда башлангыч фотосурәтне тамырларны ориентир сыйфатында кулланып офтальмоскопик күренешне туры китерәләр. кайчакта зур булмаган үзгәрешләрне УТТ'дә күреп алырга авыр була, чөнки төгәлсезлек ± 0,5 мм тәшкил итә. Әгәр үсеш расланса, ясалу меланома булып санала һәм туры килгән дәвалауны үткәрәләр.

NB Нинди стадиядә меланома метастазлана алганы билгеле түгел. Бу ул гадәти булмаган невустан әле аерылмаган вакытта була ала һәм невус диагнозы инде булган метастаз шартында куела ала. Моны исәпләп, аеруча бу күрү начарлануга китермәгәндә биопсияне иртә үткәрү алымы һәм иртә дәвалау аклана.

Дифференциаль диагностика

үзгәртү

1. Тутлы эпителийның тумыштагы гиперплазиясе — төгәл чикләр белән караңгы яссы ясалу.

2. Меланоцитома зур күләмдәге невустан клиник яктан аерылмый.

3. Башлангыч меланома челтәркатлау кубарылуы һәм кызгылт сары тут утырмасы белән гадәттә бергә була (липофусцин).

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.