Хориоидеяның метастазлы шешләре
Хориоидеяның метастазлы шешләре барлык увеаль метастазларның 90% тәшкил итә, алардан соң төсле катлау һәм керфексыман җисем бара. Челтәркатлауга метастазлар бик сирәк. Хориоидеяның метастазлы шешләре беренчел шешләрдән ешрак очрый, әмма еш диагноз куелмый яки төп чирнең яшерен симптоматикасы булып кала. Хатын-кызларда иң еш сөт бизе шеше һәм ир-атларда бронхлар шеше метастазлый. Бронхлар шешендә хориоидея зарарлануы барышның беренче күренеше була ала, шул ук вакытта сөт бизе шешенең хориоидеяга метастазы гадәттә төп чирнең диагнозы куелганда ачыклана. Сирәгрәк хориоидеяга ашказаны-эчәк юлы, бөер шешләре һәм тире меланомасы метастазлый. Простата бизе бик сирәк метастазлану чыганагы була. Исән калучанлык күрсәткече түбән, гомуми медиана 8-12 ай тәшкил итә; сөт бизе шеше өчен — 8-15 ай, бронхлар шешендә — 3-5 ай. Сөт бизе шеше белән чирлеләрдә хориоидеяга метастазлану куркынычлык факторы — метастазлар бердән артык әгъзада булу һәм метастазлар үпкәләрдә һәм баш миендә булу.
Ачыклау
үзгәртү1. Гадәттә күрү начарлану белән билгеләнә, әмма макула җәлеп ителмәсә, начарлану булмаска мөмкин.
2. Билгеләре
• Бик еш арткы котыпта урнашучы аксыл сары тиз үсүче плакоидлы яки оваль ясалу (рәс. 15.32а).
• Мультифокаль зарарлану (30% очракта), ике яклы зарарлану (10-30% очракта).
• Челтәркатлауның икенчел экссудатив кубарылуын еш күзәтәләр, кубарылу чыганаклар кечкенә булса да була ала (рәс. 15.32б).
• Кайчакта депозитлар төерле формалы була һәм тышкы яктан тутсыз меланомага охшаш (рәс. 15.32в).
3. Плакоидлы шештә УТТ хориоидеяның таралган калынаюын күрсәтә. Гөмбәзсыман ясалуларда шешнең бөтен күләме буенча чагыштырмача югары акустик тыгызлыкны билгелиләр, бу аңа хас, әмма үзенчәлекле билге түгел (рәс. 15.32г).
4. ФАГ гиперфлюоресценция һәм таралган соңгы буялуны (рәс. 15.32д) ачыклый, әмма хориоидея меланомасыннан аермалы буларак «икеләтә кан әйләнеше» ачыкламый.
5. ЯИА гадәттә бөтен тикшерү дәвамында гипофлюоресценция бирә (рәс. 15.32е) һәм ФАГ'дә күренми торган кечкенә депозитлар ачыклый ала.
6. Метастазлану чыганагы билгеле булмаса, нечкә инә яки 25G витрэктомия системасы белән аспирацион биопсия файдалы була ала.
Дәвалау
үзгәртү1. Авыру зарланмаса яки системалы химиотерапия алса, күзәтү
2. Тышкы нурланыш яки брахитерапия итеп радиотерапия.
3. Күп булмаган субретиналь сыекча белән кечкенә күләмдәге шешләрдә ТТТ күрсәтелә.
4. Беренчел чыганакка юнәлгән системалы терапия хориоидаль метастазларга да уңай йогынты ясый ала.
5. Авырту синдромында энуклеация кирәк булырга мөмкин.
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.