Хезмәт базары — базарның фирмаларга кешеләр тарафыннан эш хакына һәм башка файдага күрсәтелүче хезмәтләргә ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирүче социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре системасын характерлаучы төре.

Хезмәт базары
Кайда өйрәнелә социология рынков труда[d] һәм экономика труда[d]
 Хезмәт базары Викиҗыентыкта
Хезмәт, Форд Мэдокс Браун рәсеме.

Хезмәт базарында төп катнашучылар — ялланган хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр. Алар сорау һәм тәкъдим нигезендә алмашу аша үзара хезмәттәшлекне тормышка ашыра. Хезмәт күрсәтүгә сорауны эшмәкәрләр куя (алар сатып алучы буларак катнаша), ә ялланган хезмәткәрләр үз хезмәтләрен тәкъдим итә (алар — сатучы).

Хезмәт базарында хезмәт күрсәтүнең төре һәм катлаулылыгы буенча күп төрләре үз бәясен ала, хезмәткәрне яллау шартлары, шул исәптән эш хакының зурлыгы, эш шартлары, белем алу, һөнәри үсү мөмкинлеге, мәшгульлек гарантиясе билгеләнә.

Хезмәт базары җитештерү факторларының (ресурсларының) иң мөһим базарларыннан берсе. Җитештерү факторларының төп төрләре булып хезмәт, җир һәм капитал тора.

Хезмәт базарында төп этәргечләр сыйфатында сорау һәм тәкъдим буенча конкуренция, хезмәт бәясе катнаша. Хезмәт күрсәтүләр бәясе ролен хезмәт хакы башкара.

Чыганаклар үзгәртү

  • Обществознание. 11 класс: учеб, для общеобразоват. учреждений: базовый уровень/ [Л. Н. Боголюбов, Н. И. Городецкая, А. И. Матвеев и др.]; под ред. Л. Н. Боголюбова [и др.]; Рос. Акад, наук, Рос. акад, образование, изд-во «Просвещение».— 5-е изд.— М.: Просвещение, 2010.— 349 с. (Академический школьный учебник). ISBN 978-5-09-023426-9
  • Эренберг Р. Д., Смит Р. С. Современная экономика труда. Теория и государственная политика. — М., 1996