Хасталык кәгазе, хезмәткә сәләтсезлек кәгазе — эшче яки хезмәтче вакытлыча хезмәткә сәләтсез булганда эшләми торып нәфака (пособие) алу хокукын бирүче вәсика (документ).

26.04.2011 көнне Россия Федерациясе Сәламәтлек һәм иҗтимагый үсеш министрлыгы әмере белән расланган хасталык кәгазе бланкы

Табибият хезмәткәре хасталык кәгазен 15 көннән азрак мөддәткә бирә ала. Әгәр вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек 15 көннән артык була, хезмәткә сәләтсезлек кәгазе табиблар комиссиясе тарафыннан бирелә.