Харис Фәйзрахманов

Харис Фәйзрахман улы Түнтәр авылында 1916 елда туган. Шунда җидееллык белем алган. Аның үсмер һәм яшьлек еллары тынгысыз, илдә зур үзгәрешләр, яңарышлар барган чорга туры килә. Харис беренчеләрдән булып туган авылында оешкан комсомол ячейкасына керә. 1933 елда аны авыл Советының секретаре итеп сайлыйлар. Ана колхоз төзелешендә актив катнашырга туры килә. Шушы ук чорда комсомол ячейкасының секретаре итеп сайлана.

Харис Фәйзрахмановны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән докладной (Наградной листтан)

1937 елда Харис Кызыл Армия сафларына алына, акфиннаргә каршы сугышта катнаша.

Шушы сугыш тәмамлангач, ул туган ягына кайта һәм район Советы башкарма комитетының финанс бүлегендә инспектор булып эшли башлый. Әмма озак эшләргә туры килми —Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән хәрби хезмәткә

чакырыла. Хәрби хәзерлек үткәннән соң танкист буларак алгы сызыкка җибәрелә. 1943 елның башында ул инде танк взводы командиры. X. Фәйзрахмановка илебезнең күп өлкәләрен фашистлардан азат итәргә, Чехословакия җиреннән дошманнарны куарга туры килә. Братислава шәһәрен азат итүдә катнаша. Украинаның Днепропетровск өлкәсен азат итү өчен барган авыр сугышларның берсендә ул үзенең взводы белән зур батырлыклар күрсәтә. Алар дошманның берничә танкын яндыралар. Әмма дошман снаряды аның үз танкына да эләгә. Командир тоташ ут астында яна торган танк эченнән үзенең яраланган йөртүчесен алып чыга һәм аның гомерен саклап кала, үзе сугыш белән командалык итүен дәвам итә. Алдагы сугышларда аңа берничә мәртәбә янган танк эченнән чыгарга туры килә. Менә шундый очракларның берсендә 1945 елның 1 апрелендә ул авыр яралана,

озак дәваланганнан соң туган ягына кайта.

Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен X. Фәйзрахманов ике орден һәм медальләр

белән бүләкләнә. СССР Саклану министрлвгв архивы документлары буенча ул командирлар тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Моны раслап, өч генерал кул куйган. Әмма документта дүртенче генералның имзасы юк. 1944 елның 13 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы указы белән ул Ватанның иң югары бүләге — Ленин орденына лаек була. Савыгып кайткач X. Фәйзрахманов район финанс бүлегендә эшләвен дәвам итә. 1965 елда аны яна оештырылган Азнакай районына финанс бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы аның хезмәт юлы шушында уза. Бераз Азнакайда яшәгәннән соң ветеран балалары янына — Яр Чаллы шәһәренә күченә һәм шунда вафат була.

Чыганаклар:

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 2 том, 2010.

СССР Саклану министрлыгы архивы материаллары.