Фәһим Сәяхов (20 ноябрь 1926 ел20 ноябрь 2003 ел) — тарихчы. Тарих фәннәре докторы (1970), профессор (1970). БАССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1976). Фәнил Лотфрахман улы Сәяховның абыйсы. Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Фәһим Сәяхов
Туган 20 ноябрь 1926(1926-11-20)
БАССР, РСФСР, СССР яки Чуенчы, Дәүләкән районы
Үлгән 20 ноябрь 2003(2003-11-20) (77 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә капитан
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Фәһим Лотфрахман улы Сәяхов 1926 елның 20 ноябрендә Башкорт АССРның Дәүләкән районы Чуенчы авылында туа.

1944 елда армиягә чакырыла, сугышта катнаша, хәрби медальләр белән бүләкләнә.

Сәяхов Ф.Л. 1948 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый. Институтны кызыл дипломга тәмамлагач, КПСС тарихы кафедрасына эшкә калдырыла[1].

1951 елга кадәр һәм 1954-89 елларда шунда ук эшли, 1951-54 елларда аспирантурада укый, уңышлы яклаганнан соң аңа тарих фәннәре кандидаты гыйльми исеме бирелә.

1958-84 елларда КПСС тарихы кафедрасы мөдире. Тарих фәннәр докторы, кафедра башында торган профессор, аның белән 26 ел җитәкчелек итә.

1970 елда Фәһим Лотфрахман улы тарих фәннәре докторы була. Шул ук елда профессор итеп сайлана[1]. Фәһим Лотфрахман улы укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм белем бирү сыйфатын күтәрү, укыту-методик материаллар белән тәэмин итү һәм уку процессын көйләү өчен күп эшләр башкара[1]. 20 тарих фәннәре кандидатын әзерли. Фәһим Сәяхов 70 тән артык гыйльми хезмәт һәм монография авторы.[1].

Фәһим Лотфрахман улы университетның һәм республиканың җәмәгать тормышында актив катнаша. «Белем» җәмгыятенең эшлекле лекторы була. Уфа предприятиеләрендә һәм оешмаларында тарихи темаларга лекцияләр белән еш чыгыш ясый. РСФСР-ның «Белем» Башкорт җөмһүрият оешмасы идарәсе рәисе урынбасары итеп сайлана, күп еллар аның идарәсе составына керә[1].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни хезмәтләре БАССР‑ның сәяси һәм социаль‑икътисади тарихына багышланган.

1968 елда А.М.Горький исемедәге Пермь дәүләт университетында «Борьба Башкирской партийной организации за осуществление ленинского плана построения социализма (1926-1937 гг.)» темасына докторлык диссертациясе яклый.[2]

"КПСС‑ның Башкортстан оешмасы тарихы очерклары"н ("Очерки истории Башкирской организации КПСС"; 1973), "Башкорт АССРның совет историографиясе очеркларын ("Очерки советской историографии Башкирской АССР"; 1975) төзүдә катнаша.

70 тән артык фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • 1961 елның 18 сентябрендә Ф.Л. Сәяхов югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен БАССР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә
  • 1974 елның 8 февралендә эштәге уңышлары һәм коллективның иҗтимагый эшендә актив катнашканы өчен һәм ССРБ Фәннәр академиясенең 250-еллыгы белән бәйле аңа СССР Фәннәр академиясе Президиумының Мактау грамотасы бирелә.
  • Башкорт АССРның тарих фәннәре өлкәсендәге казанышлары өчен 1976 елның 19 ноябрендә аңа атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Сәяхов Фәһим Лотфрахман улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.