Фәсхетдин Ярхәмов
Фәсхетдин Ярхәм улы Ярхәмов — авыл хуҗалыгы эшлеклесе.
Фәсхетдин Ярхәмов |
---|
Биография
үзгәртүЯрхәмов Фәсхетдин Ярхәм улы 1915 нче елның 3 апрелендә Олы Кайбыч авылында крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ачлык елларында әтиләре яшьли дөнья куя, биш бала әниләре карамагында кала. Фәсхетдиннең урта белем алырга мөмкинлеге булмый. Хисапчы hөнәрен үзләштерә.
1935 нче елдан районның Госстрах идарәсендә участок инспекторы булып эшли. 1941нче елның февраль аеннан Төньяк Норлат районы идарәсенә өлкән инспектор итеп күчерелә. Бер елдан Бөек Ватан сугышына чакырыла.
Сугыш чоры, кылган батырлыклары, бүләкләре
үзгәртүФәсхетдин Ярхәмов Кызыл Армиягә алыну белән башта 31нче запастагы артиллерия полкында әзерлек курслары уза, 1942 ел августында Сталинград фронтында сугышка керә. 1943 елның августында Ярхәмов «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Немецларны тар-мар иткәннән соң, 8 нче гвардия Армиясе составында хезмәт итә, 3нче Украина фронтында ул Кызыл Байрак орденлы «Суворов» пушка-артиллерия бригадасының взвод командиры ярдәмчесе итеп билгеләнә.
1944 елның июлендә 1нче Белорус фронтына җибәрелә. Эзтабарлар аның сугышчан бүләкләренең нинди батырлыклары өчен бирелгәнлеген ачыклаган.
«Сугышчан батырлыклары өчен» медале. Батырлык кылган көне -1943 елның 10 октябре, бүләкләү турындагы әмер өч көннән соң чыккан. Әмердә: «Запорожье плацдармы. Бик көчле пулемет-миномет яңгыры астында команда урыныннан күзәтү пунктына кадәр телефон элемтәсен җайга салган, шуның белән дошманның ут ачу нокталарын ачыкларга мөмкинлек биргән. Бәрелеш 10 октябрь төнендә туктый, 2 меңнән артык немец солдаты һәм офицеры юкка чыгарылган».
«Батырлык өчен» медале. Батырлык көне - 1945 елның 14 гыйнвары. Әмер 1945 елның 22 гыйнварында чыгарылган. Сугыш урыны: Висла елгасы, Магнушев плацдармы. Армия һөҗүмгә күчкәч, төп авырлык артиллерия җилкәсенә төшә, көчле томан төшүдән авиация ярдәмгә килә алмый. Сугышчылар бернигә карамый алга ыргыла, немецлар тар-мар ителә. Фәсхетдин Ярхәмов разведканы дәвам итә.
«Кызыл Йолдыз» ордены. 1945 елның 13 февралендә Одер елгасы ярларының төньяк плацдармы. Дошманны өзлексез күзәтү оештырыла. Сугышның алты көне эчендә фашистларның өч зур төркеме ачыкланып, юкка чыгарыла. Берлинга 70 чакрым гына ара калган була. Бу батыр сугышчы Берлинны штурмга алганда яраланып, Харьков хәрби госпиталендә дәвалана.
Сугышның башыннан алып ахырына кадәр сугышкан, күпме батырлыклар кылып дәүләт бүләкләренә ия булган Фәсхетдин Ярхәмовның орден-медальләренең кадере арту, документлары табылып тарих битләре яңару һичшиксез аның туганнары, якташлары өчен дә зур бүләк. Кайбычта да бу ветеранның якты истәлегенә багышлап урам исемен атаганнар.
Сугыштан соңгы хезмәте
үзгәртүАның сугыштан соңгы хезмәте дә бәяләп бетергесез. 1953 елда Фәсхетдин ага Сталин исемендәге колхозны үзенә кадәр рәис булып эшләгән Сөнгатуллин Рәхимнән кабул итеп ала. Колхозның хәле ул вакытта бик авыр була. Беренче эше итеп ул үз тирәсенә булдыклы кадрларны туплап, терлек абзарларын төзү, ремонтлау, яңарту, җылытуга керешә, кадрлар хәзерләп, производствоның төрле участокларына беркетү белән шөгыльләнә. Шул чорда колхоз-совхозларны эреләндерү сәясәте башланып китә. Фәсхетдин Ярхәмов шул эре колхозның рәисе итеп сайлана. 5 ел эчендә терлекчелектән продукт алу буенча да үсеш үзен ачык сиздерә. Ул үзе чын мәгьнәсендә колхоз тормышында кайнап яши. Чыннан да, Фәсхетдин ага Ярхәмов гадел җитәкче була. Ул үзенә каты, халыкка йомшак, ватанга тугрылыклы булып хезмәт итә. 20 елга якын башта Сталин исемендәге, аннан "Правда" колхозында рәис булып уңышлы хезмәте өчен Ф.Ярхәмов хөкүмәтебез тарафыннан орденнар, медальләр hәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1970 елда Кайбычның Госстрах бүлегенә өлкән участок инспекторы итеп күчерелә. 1978 елдан, пенсиягә киткәнче, Кайбыч участок инспекциясе начальнигы була.
Чыганак
үзгәртү- https://pamyat-naroda.ru/heroes/podvig-chelovek_yubileinaya(үле сылтама)
- https://kaybici.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1771168.htm(үле сылтама)
- Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007.