Фәнүзә Шәкүровна – тел белеме галиме, өлкән укытучы, доцент, профессор.

Фәнүзә Нуриева
Туган телдә исем Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева
Туган 8 март 1956(1956-03-08) (68 яшь)
Татарстан Республикасының Баулы районы Иске Чүти авылында
Милләт татар

Тормыш юлы үзгәртү

Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева Татарстан Республикасының Баулы районы Иске Чүти авылында 1956 елның 8 нче мартында туа. Баулы районы Кызылъяр урта мәктәбен бетереп, 1973 елны Казан дәүләт университетына укырга килгән Фәнүзәнең фәннәргә сәләтен ул вакытта тарих-филология факультетын һәм татар теле кафедрасын җитәкләгән Диләрә Гарифовна Тумашева күреп ала һәм аны индивидуаль уку планына күчерә. Шулай итеп, Фәнүзә студент елларыннан ук мавыктыргыч фән дөньясының тәмен татый башлый һәм бу кызыксыну аны 1983 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел белеме бүлегенә аспирантурага китерә. Анда инде Фәнүзә Шәкүр кызы тел белеменең иң авыр, шул ук вакытта иң кызыклы булган бүлеге – тел тарихы өлкәсенә кереп китә. Ул атаклы тюрколог Ә.Р. Тенишев һәм аның укучысы Ф.С. Хәкимҗанов җитәкчелегендә «Мәхмүт Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (1358 ел) әсәренең тел үзенчәлекләре» дигән темага диссертация яза. Аспирантураны тәмамлагач, Фәнүзә Нуриева үзен белгеч итеп әзерләгән остазлары янына университетның көнчыгыш телләр кафедрасына эшкә чакырыла.

Гыйльми  эшчәнлеге үзгәртү

Фәнүзә Шәкүровнаның киңкырлы фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше – әдәби тел тарихын өйрәнү өлкәсе – аңа халыкара абруй алып килә. Фәнүзә Нуриева дистәләрчә халыкара конференцияләрдә, конгрессларда, симпозиумнарда чыгыш ясый, мәкалә, китаплар бастыра. Фәнүзә Нуриева – 200 дән артык фәнни эш авторы. Аның югары фәнни тикшеренүләре төрки тел белемендә зур бәя ала, гомумтөрки мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре чит ил басмаларында урын ала, коллектив монографияләрдә күп кенә махсус хезмәтләре басыла. Мәсәлән, галим тарафыннан әзерләнгән материаллар «Татар әдәби теле тарихы» ,«Татар тарихы», «Татар әдәбияты»  кебек күптомлы хезмәтләрдә урын алды. Шулай ук Казахстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы Төрки академиясенең фәнни-координацион советы тәкъдиме белән Ф.Ш. Нуриеваның «Атрибуция языка письменных памятников золотоордынского периода» китабы Н. Назарбаевның кереш сүзе белән 2012 елда Астанада нәшер ителә.

Фәнүзә Шәкүровна – Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентларының яраткан укытучысы да. Ул, төрки тел белеме буенча билгеле белгеч буларак, аларга «Борынгы төрки телләр», «Төрки тел белеменә кереш», «Татар әдәби теле тарихы» фәннәреннән дәресләр алып бара. Ф.Ш. Нуриеваның «Борынгы төрки тел» дəреслеге үзенең тулылыгы белəн игътибарга лаек. Өч бүлектəн торган бу хезмәттә орхон-енисей язмалары хакында тарихи белешмә бирелә, рун язулы текстларның фонетикасы, морфологиясе мəсьəлəлəренə игътибар ителə. Татар теленә тәрҗемәсе китерелгән текстлар урнаштырыла.

Гыйльми  исемнәре, дәрәҗәләре үзгәртү

Күренекле тел галиме, профессор, филология фәннәре докторы, педагог, Россия Федерациясе югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Россия тюркологлар комитеты әгъзасы

Гаиләсе

Тормыш иптәше - шулай ук филология фәннәре докторы, профессор Гәбдрәүф Салих улы. Алар  ике ул үстерделәр. Олы уллары Әнәс, Казан дәүләт университетының юридик һәм экономика факультетларын, аспирантураны тәмамлый, фәннәр кандидаты. Икенче уллары  Әннур геология факультетын тәмамлаган.

Файдаланган әдәбият үзгәртү

  • Гайнетдин М. Шәһри Казан. 2002. 20 сентябрь.
  • Нуриева Ф.Ш. «Нахдж ал-Фарадис» Махмуда ал-Булгари. Казань: Фэн, 1999. 218 с.
  • Нуриева Ф.Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода.
  • Нуриева Ф.Ш. Тюркоязычный памятник «Ана вә угыл дастаны» // История татарского литературного языка. Казань: Фикер, 2003. С. 136–144.
  • Нуриева Ф.Ш. Золотоордынский литературный язык // История татар с древнейших времен. Т. III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в. Казань: Институт истории АН РТ, 2009. С. 668–676.
  • Нуриева Ф.Ш. Мәхмүд әл-Болгари һәм аның «Нәһҗел-Фәрадис» әсәре // Татар әдәбияты: сигез томда. Т. I. Казан, 2015. Б. 330–339