Фәйзрахман Габбасов

Габбасов Фәйзрахман Закир улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

1898 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсендә укый, Малмыж шәһәрендә рус мәктәбендә белем ала. Бөек Октябрь революциясен патша армиясе сафларында каршылый. Беренче көннәреннән үк революция идеяләрен кабул итә. 1918 елда ВКП(б) сафларына керә һәм Гражданнар сугышында кызыл комиссар буларак катнаша. Сугыш ялкыннары сүрелә башлагач туган ягына кайта һәм яңа тормыш төзү хәрәкәтенә чума. Ф.Габбасов—Балтач төбәгенең беренче коммунистларының берсе. 1920-1922 елларда ул Арборда волость комитеты рәисе була. 1922-1926 елларда—ВКП(б)ның Арча кантон комитетының беренче секретаре. Ул чорда Арча кантоны хәзерге алты район җирләрен берләштергән. Чорның катлаулылыгын да үлчәүгә салсак, аның җилкәсенә никадәр авыр һәм җаваплы эш салынганын һәм аны башкару өчен нинди ихтыяр көче  кирәк булганын күзаллау кыен түгел

Менә шушы посттан ВКП(б) Үзәк комитеты карары белән Ф.Габбасов 1926 елда Үзбәкстан Республикасына совет власте урнаштырырга, аны ныгытырга җибәрелә. Ул Үзбәкстан шикәр тресты начальнигы итеп билгеләнә. Эшне үзенә хас кыюлык һәм киң колач белән оештыра ул. Совет властеның урнашуын теләмәгән басмачылар  1930 елда эш урынында яшьли гомерен өзәләр аның.

Якташыбызның җәсады Ташкент шәһәрендә җирләнгән. Үзбәкстанда Ленин орденына лаек булган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
  • Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
  • Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.