Фуат Таһиров (берләштерүгә)

Фуат абый Таһиров - курчак театры артисты, режиссер.

Тормыш юлы үзгәртү

Фуат абый Таһиров 1917 елның 31 мартында Кайбыч районының Шуширмә авылында биш балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Гайфулла, авылда беренче коммунист буларак, колхозлашу эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Гайфулла бабай шактый укымышлы булган. Фуат абый кыю булып үсә, яшьли үк тормышта үз урынын табарга омтыла. 1930 елда ул Мөрәле мәктәбен тәмамлый (ул вакытта районда ике генә җидееллык мәктәп булган), аннары Казанда химия-технология техникумында укый. Чын-чынлап “курчак уйнарга” керешкәнче, ул районда нәшер ителүче “Колхоз бригадасы” газетасында җаваплы секретарь булып эшли. Олы Кайбыч авылында яшәүче туганнары Гарәфетдин Бикчәнтәев гаиләсендә яши, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә, концертларда, агитбригадаларда актив катнаша. Шул елларда ук театрга һәвәс, сәнгатькә мәхәббәте алдагы тормыш юлын сайлаганда үзенең хәлиткеч сүзен әйтә дә инде. 30 нчы еллар башында Фуат Таһиров Кайбычтан Казанга китә, Татар дәүләт академия театры каршындагы студиягә укырга керә. Биредә С.Сәйдәшев, К.Тинчурин, Р.Ишморат, К.Шамил кебек сәнгать эшлеклеләре белән аралашу, алардан дәресләр алу аның булачак һөнәрен тәмам билгели. Студиядә укыганда һәм аны тәмамлагач, бераз яшь тамашачылар театрында, ә 1934 елдан курчак театрында эшли башлый.

Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә Фуат Таһировны яхшы беләләр. Гастрольләр вакытында авыл тамашачыларының “Фуат Таһиров килдеме?” дип сораулары артистның халык арасында зур ихтирам казануы хакын­да сөйли. Кайда гына чыгыш ясамасын, тамашачыларның яше дә, карты да аны кул биреп сәламли, рәхмәтләр әйтеп озата. Тамашачылардан килгән күпсанлы рәхмәт хатлары, район Советларының мәдәният бүлекләре, хуҗалыклар тара­фыннан бирелгән мактау кәгазьләре – артист хезмәтенә бирелгән югары бәя. Аларның барысы да артистның Казандагы фатирында саклана. Татар курчак театры ветераны, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы медальләр иясе, искиткеч гади, кешелекле һәм намуслы шәхеснең 1996 елның 27 ноябрендә каты авырудан гомере өзелә.

Хезмәт юлы үзгәртү

Фуат аганың курчак театрындагы иҗади хезмәт юлы беренче көннәрдән үк уңышлы башланып китә. Архив материалларына күз салыйк әле. 1934 елда театр С.Образцовның “Петрушка октябрьдә” әсәрен сәхнәләштерә. Бу спектакльдә Ф.Таһировка төп рольне – Петрушка ролен тапшыралар. Петрушка спектакльдә патша самодержавиесенә каршы баш күтәргән ярлыларны бәхетле итәргә омтылучы, гаделлек өчен көрәшүче кыю йөрәкле халык герое итеп сурәтләнә. Ф.Таһиров аның эчке дөньясын, рухи халәтен калку итеп ачып бирүгә ирешә. Фуат ага курчак театры сәхнәсендә куелган барлык спектакльләрдә дә төп рольләрне башкаручы артист була. 1937 елда Ф.Таһиров тәрҗемәсендәге “Өч дус” (С.Мерзляков) спектакле Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия курчак театрлары смотрында уңыш казана, смотр лауреаты исеменә лаек була.

Ф.Таһиров режиссура өлкәсендә үз көчен сыный башлый, яңа пьесалар иҗат итү хыялы белән яши. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү бар планнарны кичектереп торырга мәҗбүр итә. Ул, үзенең яраткан геройлары белән саубуллашып, Ватан өчен изге көрәшкә китә. Ул Новороссийск янында Керчь ярымутравында канлы бәрелешләрдә катнаша. Ике тапкыр каты яраланганнан соң, 1942 елны ул, култык таякларына таянып, сөекле Казанына кайта.

Еллар узу белән Фуат Таһировның артистлык осталыгы үсә, уенны нәфис һәм күркәм сыйфатлар белән баетып бара. А.Пушкин, Н.Исәнбәт, С.Хөсни һәм үзе язган пьесаларда башкарган рольләре белән ул чын сәнгать остасы дәрәҗәсенә ирешүен раслый. 1956 елда аңа ТАССРның атказанган артисты, 1975 елда халык артисты исеме бирелә. Театрда 40 ел эшләү дәверендә төрле жанрларда язылган йөзләрчә әсәрләрдә уйнап, кызыклы һәм гыйбрәтле образлар иҗат итә. Профессиональ актер Фуат Таһировка курчакларны гаҗәеп осталык белән “җанландыру”, персонажларның характерын табигый рәвештә ача белү, аны логик эзлеклелек белән үстерә бару, һәр характерны тавыш интонациясе һәм пластик хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтеп бирү сыйфатлары хас. Өстәвенә матур итеп җырлый да. Аны Рәшит Ваһапов белән тиңләүләре дә юкка гына түгел.

Чыганак үзгәртү

  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор төзүче Р.А.Гарәетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.
  • “Фуат Таһиров – безнең якташыбыз” / “Кайбыч таңнары” 5 май, 2007 ел, № 36.
  • “Курчакларга җан өрүче” Рәфыйк Гарәфетдинов / “Кайбыч таңнары”, 5 март, 1998 ел № 18.