Сөләйманов Фрат Госман улы - капитан дәрәҗәсендәге күренекле очучы, вертолет ярышларында катнаша, СССРның атказанган спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешә, Германиядәге Совет гаскәрләре чемпионы, Чернобыль АЭСта аварияне бетерүдә катнаша, күпсанлы орден һәм медальләр иясе.

Фрат Сөләйманов
Туган телдә исем Фрат Госман улы Сөләйманов
Туган Кайбыч районы
Үлгән 1999(1999)
Һөнәре очучы

Тормыш юлы үзгәртү

Сөләйманов Фрат Госман улы Татарстан Республикасы Кайбыч районында туган. Балачагы туган ягында үтә. Ул кече яшьтән үк очучы булырга хыяллана. 1958 нче елда Кайбыч урта мәктәбен тәмамлап, Сызрань авиация хәрби училищесына укырга керә. Хәрби училищены "бик яхшы" билгеләренә тәмамлый, хәрби очучы, лейтенат дәрәҗәсе ала. Очучы һавага күтәрелгәч, иксез-чиксез күктә очкычы белән икәүдән-икәү генә кала. Зәңгәр күк үзенең сихри матурлыгы белән ничек кенә тартып тормасын - ул бернәрсәгә дә таяныч була алмый. Биредә очучы үзенең осталыгы белән алдыра.

1962 нче елда Азәрбайҗан Республикасы чикләрен сакларга җибәрелә, бригада командиры вазифасын башкара, 1 нче класслы очучы дәрәҗәсенә күтәрелә, капитан чины ала.

1966 нче елда яшь офицерны Германиягә күчерәләр. Ул анда 15 ел хәрби антына тугрылыклы хезмәт итә.

Фрат Госман улы Сөләйманов, оста очучы буларак, вертолет ярышларында катнаша, Германиядәге Совет гаскәрләре чемпионы, Төрекмәнстан ССР чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры дәрәҗәсе ала.

1986 нчы елда Сөләйманов Фрат Госман улын Чернобыль АЭСда аварияне бетердүдә катнашкан очучыларның штаб начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. Ул аварияне бетерүдә батырларча, үзен-үзе аямый катнаша, сәламәтлеген югалта.

Хөкүмәт Фрат Госман улы Сөләймановның хәрби эшчәнлеген югары бәяли. Ул күпсанлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1999 нчы елда дөньядан китеп бара.

Чыганак үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.