Фразеологизм
Фразеологизм — күчерелмә мәгънәгә ия булган тотрыклы (таркалмый торган) сүзтезмә.
Фразеологизмнар ике яки берничә сүздән тора. Мәсәлән:
- Куллары алтын
- Эт белән мәче шикелле
- Араларыннан су да үтми
- Инә төшәр урын юк
Фразеологизмнарны башка бер сүз белән алыштыру мөмкин. Мәсәлән:
- Кот очу – курку;
- Авыз еру – көлү;
- Кесәсе калын – бай;
- Карт төлке – хәйләкәр.
Идиомалар
үзгәртүКайвакытта фразеологизмнар төрле телләрдә бер үк мәгънә белдерәләр, ләкин составлары буенча бер берсенә туры килмиләр. Мондый үзенчәлекле фразеологизмнарны идиомалар (үзенчәлекле тәгъбир) дип атыйлар.
Татар телендә | Рус телендә |
---|---|
Кызыл кар яугач | Когда рак на горе свиснет |
Табан ялтырату | Катиться колбасой |
Исе дә китми | И в ус не дует |
Борын төбендә генә | Под носом |
Колагын торгызу | Навострить уши |
Бармак аша карау | Смотреть сквозь пальцы |