Флүрә Мурзина (16 май 1960 ел) — телетапшырулар алып баручы, 1993 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең телевидение студиясе дикторы. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2017)[1]. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2002). Балакатай районының мактаулы гражданы (2009)[2].

Флүрә Мурзина
Туган 16 май 1960(1960-05-16) (63 яшь)
Түбән Үтәш, Балакатай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре телеалыпбаручы
Эш бирүче Башкортостан[d]

Биографиясе үзгәртү

Флүрә Ишбулат кызы Мурзина 1960 елның 16 маенда Башкорт АССРның[3] Балакатай районы Түбән Үтәш авылында туган.

Уфадагы 1-нче интернат-мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының химия факультетында белем ала (1977-1982).

1982 елдан Балакатай районының Майгазы урта мәктәбендә химия фәненнән укыта.

1983 елдан Башкорт АССР телевидение һәм радио тапшырулары дәүләт комитетында эшли.

1993 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең телевидение студиясе дикторы.

Иҗади эшмәкәрлеге үзгәртү

Телевидение белән хезмәттәшлеге Башкорт республика интернат-мәктәбендә укыган чагында ук башлана — Флүрә «Йәйгор» программасының балалар өчен тапшыруларын алып бара. 1983 елдан «Сезнең хатлар буенча», «Йәйгор» әдәби-музыка тапшыруларының режиссер ассистенты, чыгару бүлеге мөхәррире һәм бер үк вакытта алып баручы булып эшли. Д. Исламовның повесте буенча башкорт телендә төшерелгән «Мадам Баттерфляй» фильмында катнаша.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2002).
  • Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2017).
  • Балакатай районының мактаулы гражданы (2009).
  • «Башкортстан төзелүгә 100 ел» медале (2019)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Легендарный диктор башкирского телевидения Флюра Мурзина, получила звание заслуженного работника РФ
  2. Муниципаль район Балаҡатай районы Советының 153-се ҡарары (2009 йыл 17 сентябрь).
  3. хәҙерге Башҡортостан Республикаһы

Сылтамалар үзгәртү