Фирдәвес Мәлик улы Вафин – танылган композитор, фән кандидаты, доцент.

Фирдәвес Вафин
Туган телдә исем Фирдәвес Мәлик улы Вафин
Туган 15 ноябрь 1924(1924-11-15) (99 яшь)
Кайбыч районы Олы Урсак авылы
Һөнәре композитор, фән кандидаты, доцент

Тормыш юлы үзгәртү

Фирдәвес Мәлик улы Вафин 1924 нче елның 15 нче ноябрендә Кайбыч районының Олы Урсак авылында дөньяга килгән. Олы УрсакТатарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Авылда җиде сыйныф тәмамлагач, апасы янына Уфага килә, тимер юл училищесына укырга керә. 1943 нче елда сугышка алына. Яраланып, госпитальләрдә озак дәвалана. Аннан соң Уфага кайта, авиация техникумын тәмамлый, Мәскәү авиация, физик-техник институтларында белем туплый. 1953 нче елдан Үзәк авиомотор төзү фәнни-тикшерү институтында эшли. Читтән торып аспирантура бүлеген тәмамлый, соңрак фән кандидаты була. СССР фәннәр академиясенең югары температуралар институтында, аннан соң Мәскәү прибор төзү институтында доцент булып эшли. 1992 нче елдан лаклы ялга чыга.

Иҗат юлы үзгәртү

Фирдәвес Малик улы Вафин, иҗат кешесе буларак, татар музыкасы белән мавыга, күп көйләр иҗат итә. Ике дистәдән артык берсеннән-берсе моңлы көйләр татар дөньясына тиз таралды. Ул Бөтенсоюз, Россия халык иҗаты фестивальләре лауреаты, дистәдән артык орденнар һәм медальләр кавалеры. Ул язган көйләр әле бүгенге көндә дә яратып тыңлана. Аның иҗаты белән район авторлары тарафыннан басылып чыккан чыганаклардан, әдәбияттан танышырга мөмкин.

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том  А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том  Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.