Фиргать Җиһаншин

Фиргать Вәгыйз улы Җиһаншин - FLAMAX җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры (2008), эшкуар, Татарстан Республикасының пуля белән һәм стендка ату буенча параспорт Федерациясенең вице-президенты (2020) [1], хәйрияче.

Фиргать Җиһаншин

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Фиргать Вәгыйз улы Җиһаншин 1979 елда Тәтеш шәһәрнедә туа. Әтисе Вәгыйз Йосыф улы балык заводында, әнисе Дания Искәндәр кызы Тәтеш педагогия училищесында технология фәне укытучысы булып эшли. Тәтештәге 2 нче мәктәптә урта белем ала, аннары 1999 нчы елда Екатеринбургтагы техник-янгын сүндерү училищесында укып, бишле билгеләренә генә тәмамлый. Тәтеш янгын сүндерү бүлегендә бер ел инспектор булып эшләгәннән соң юллама буенча Мәскәүгә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын сүндерү хезмәте академиясенә укырга җибәрелә. 2003 елда академиядә укып бетереп, гаилә хәлләре буенча Мәскәүдә кала. Субподрядчик буларак, янгын сүндерү системасы буенча проектларны тормышка ашыру буенча эшли башлый. 2008 нче елда янгын сүндерү системаларын урнаштыручы FLAMAX компаниясен оештырып, бу юнәлештә мөстәкыйль эшли башлый [2]. Фиргать Җиһаншин 2014 елның 250 иң яхшы генераль директорлары исемлегенә керә [3]. 2016 нчы елдан FLAMAX муниципалитетларны чиста су белән тәэмин итү юнәлешендә дә эшли [4] .

Өйләнгән, хатыны белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.

Чыганаклар үзгәртү

  1. http://tetyushy.ru/news/mgyyat/any-maksaty-paralimpiya-khrkten-sterg-yardm-it
  2. http://tetyushy.ru/news/lyudi/gendirektor-krupnoy-kompanii-firgat-ziganshin-dushoy-vsegda-v-tetyushakh
  3. http://www.gd.ru/news/2589-firgat-ziganshin
  4. https://www.business-gazeta.ru/article/485091