Фердинандо Такка

Фердинандо Такка (итальян телендә: Ferdinando Tacca, 1619-ынчы елның 8 октябре, Флоренция —1686 елның 24 феврале, Флоренция) — Италия сынчысы, архитектор, бронза коючы, театр декораторы һәм инженер. Флоренциядә маньеризм һәм барокко чорында сынчы буларак эшләгән, әмма шулай ук театр биналары, декорацияләр, сәхнә машиналары проектларын ясаган, сарай яны церемонияләрен һәм спектакльләрен бизәгән[6]. Фердинандо Флоренциядә Медичи гаиләсенең сарай яны сынчысы Пьетро Такка улы булган. 1640 елда әтисенең үлеменнән соң Фердинандога аның остаханәсе һәм Борго Пинтида бронза кою остаханәсе мирас итеп күчкән, анда ул Флоренция яклаучылары заказлары буенча бронзадан зур җайдак һәйкәлләр дә, кечкенә сынчыклар да коеп ясаган. 1650 елда Медичиларның сынчылык эшләренә кызыксынуы кими башлагач, Фердинандо сценограф һәм инженер буларак уңышлы карьераны башлаган. Кардинал Джованни Карло де Медичи соравы буенча ул Флоренциядә беренче театр Teatro Della Pergola (урам атамасы буенча: Via della Pergola) проектын тәкъдим иткән. Ул шулай ук декорацияләр һәм театр җиһазлары проектларын эшләгән. Аның театрда тәҗрибәсе сарай яны спектакльләренең уңышларына ярдәм иткән һәм ул Медичиларның дини церемонияләр һәм гаилә тантаналары баш декораторы итеп билгеләнгән булган. 1656 елда Фердинандо Такка Тоскан герцоглыгының барлык биналарның һәм фортификацион корылмаларның инженеры итеп билгеләнгән булган. [7]. Флоренциядән тыш, Фердинандо Такка Мадридта эшләгән, 1640 елда Испания короле Филипп IV-нең җайдак бронза сынын барлыкка китерүне тәмамлаган. Пратода (Тоскана) ул кафедраль собор өчен Распятие барлыкка китергән. Яңа акведук төзү белән бәйле 1660 ел тирәсендә Такка Пратода дүрт шәһәр фонтанын барлыкка китергән, аларның икесе сакланып калган. Фердинандоның үлеменнән соң аның Флоренциядә остаханәсе Джованни Баттиста Фоджинига күчкән.

Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Туу датасы 8 октябрь 1619(1619-10-08)[1][3]
Туу урыны Флоренция, Италия
Үлем датасы 1686[4][1][5][…]
Үлем урыны Флоренция, Италия
Ата Пьетро Такка[d]
Һөнәр төре сынчы, мигъмар
Активлык урыны Флоренция[1] һәм Мадрид[1]
Әсәрләр җыентыгы Музей Гетти[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Ferdinando Tacca
 Фердинандо Такка Викиҗыентыкта

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү