Фатыйха сүрәсе
Әл-Фатиха́ сүрәсе́(гарәп. سورة الفاتحة сүрәтүл-фатиха) яки Әлхәм – Коръәндәге 1нче сүрә, 7 аятьтән тора. Бу сүрәне татар халкы «Әлхәм» сүрәсе дип йөртә. Аның утыздан артык исеме бар.
Арабский Коран (14мб).pdf Сүрә (аудио) Әл-Фатиха | |
Статистика | |
---|---|
Сүрә саны |
1 |
Аятьләренең саны |
7 |
Сүзләре саны |
29 |
Хәрефләре саны |
139 |
Киләсе сүрә | |
Тәрҗемә |
Бу сүрә намазның һәр рәкәгатендә укыла.
Сүрә
үзгәртүБисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.[1]
Тәрҗемә:
- «Дөньяда һәркемгә шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә рәхимле Аллаһ исеме белән.
- Галәмнәрнең тәрбия кылучы Раббысы – Аллаһка – мактау,
- шәфкатьле, рәхимлегә,
- Кыямәт көненең падишаһына!
- Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә үтенеп ярдәм сорыйбыз.
- Безне туры юлдан алып бар,
- Үзең ирештергәннәрнең юлыннан, ачуга тарыганнар һәм тайпылып адашканнарныкыннан түгел!».
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Коръәннең 20 урынында бер хәрәкә, аваз урынына башка бер төрле хәрәкә, аваз куелса, мәгънә үзгәреп китеп, көферлек китереп чыгара. Шул егерме урынның икесе – бу аятьтә очрый торган «иййәкә» һәм «әнгъамтә» сүзләре. Бу сүзләрне «иякә» һәм «әнгъамтү» дип уку бик зур хатага китерә
Әдәбият
үзгәртүҺәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.