Биографиясе үзгәртү

Нәкыйпов Фарук Мөхәммәтнәкыйп улы —  сугыш һәм хезмәт ветераны.

Түнтәр авылында 1926 елның 14 февралендә дөньяга килгән. Түнтәр мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң авыл тимерчелегендә чүкеч сугучы булып эшли. Дини гаиләдә үскән бала буларак ислам нигезләрен дә өйрәнеп үсә. Әтисе Мөхәммәтнәкыйп "мулла" тамгасы тагылып, 1930 елда төрмәгә җибәрелә, Гаилә авылдан сөрелә. Алар Малмыж шәһәренә күченәләр. Тиздән гаиләләре белән Казанга күченәләр. Урта белемне шушында ала.

Бөек Ватан сугышы еллары һәм аннан соңгы хезмәте үзгәртү

Ф.Нәкыйпов Бөек Ватан сугышында катнаша,яралана. Катлаулы операцияләрдә катнашып орден һәм медальләр белән бүләкләнә

Яу кырыннан кайткач Казан химия-технология институтында укый. Югары белемле белгеч буларак  хезмәт юлын синтетик каучук заводының инженеры булып башлый. Партия чакыруы буенча Саба районының Икшермә МТСының баш инженеры булып та эшләп алырга туры килә аңа. Әмма 1957 елда ул кабат синтетик каучук заводына кайта—аның механигы, цех начальнигы булып эшли.

1972 елда Казан резина-техник эшләнмәләр заводы директоры урынбасары итеп билгеләнә. Соңрак аның баш инженеры, генераль директоры урынбасары була.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

Якташыбызның сугыштагы һәм тыныч хезмәттәге батырлыклары Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар Дуслыгы орденнары, 12 медаль белән бәяләнгән. 1982 елда аңа РСФСРның атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелде. Ул— Россиянең Почетлы химигы.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Ф.Нәкыйпов гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив җәмәгать эше алып барды. Үзенең туган авылы белән тыгыз элемтәдә яшәде. Бабасы—атаклы дин белгече, Түнтәр мәдрәсәсенең соңгы, фаҗигале язмышлы мөдәррисе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның мирас-хезмәтләрен барлау һәм туплау белән мәшгуль булды.

2005 елның 7 маенда Казан шәһәрендә кинәт вафат булды.

Чыганаклар: үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.