Факолитик глаукома
Факолитик глаукома (ясмык лизисы чыгарган глаукома) — катаракта артык җитешү белән бәйле ачык почмаклы глаукома. Чир үсүче илләрдә ешрак очрый, чөнки анда катарактаны соң билгелиләр. Трабекула ясмыкның зарарланмаган капсуласы аша сулы сыекчага үтеп кергән зур молекуляр авырлыклы ясмык аксымнары белән тыгыла. Трабекуляр бикләнүгә ясмык аксымнары белән макрофаглар шулай ук булыша ала. (рәс. 13.32а, б).
Факолитик глаукома | |
Саклык белгечлеге | офтальмология |
---|---|
ICD-9-CM | 365.51[1][2] |
NB Факолитик глаукоманы факоанафилаксияле (факоантигенлы) увеиттан аерырга кирәк, ул ясмык капсуласы зарарланганда аксымнарга аутоиммун гранулематоз җаваптан гыйбарәт.
Ачыклау
үзгәртү1. Авырту синдромы белән билгеләнә. Башта күрү түбән (катаракта өчен).
2. Биомикроскопия. Мөгезкатлау шешүе, өлгереп беткән катаракта, тирән алгы камера. Сыекчада ак кисәкләрне ачыклыйлар (рәс. 13.32в), алар югары тыгызлыкта псевдогипопион ясый ала (рәс. 13.32г).
3. Гониоскопия. АПК ачык.
Дәвалау
үзгәртүКЭБ-ын медикаментоз төшергәннән соң — ясмык кисәкләрен һәм өлгереп беткән катарактаны кисеп алу. Алгы капсулотомия үткәргәндә бәйләвеч аппаратын саклауга аерым игътибар итәргә кирәк.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Disease Ontology — 2016.
- ↑ Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.