Фазыл Шәех шигърияте

Каһәр суккан сугыш, - дип яза Фазыл Шәех үзенең “Әрнү"” дигән шигырендә. Гомумән, шагыйрь иҗатында сугыш төшенчәсе ничек ачыла? Безнеңчә, Алабуга халкының горурлыгы булган Фазыл Шәех (Фердинант Галиәскәр улы Шәехов) поэзиясендә сугыш турындагы образлар дөньясы өйрәнелмәгән диярлек.

Шагыйрь үзе сугыш чоры баласы, әтисе Галиәскәр абзый да сугыш вакытында  ярым хәрби хезмәттә булган икән , димәк, аның иҗатында сугыш образы  сурәтләнергә тиеш, чөнки Фазыл Шәех –сугыш чоры баласы.

Бөек Җиңүнең 75 нче язын каршыладык . Бу - уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Сугыш беткәч туган бала инде сигезенче дистәсен ваклый. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. 75 ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен көтеп яшәүчеләр бар. Ф.Шәехка да сугыш турыдан-туры кагылмаган дип әйтә алмыйбыз. Сугыш башланганда ул 4 яшьлек сабый була. 4 елга сузылган сугыш дәверендә Фазыл Шәех авыл халкының кадерле улларын, ирлләрен озатканда: ”Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан сүзләрен хәтерли. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елауларын да күргән ул. Иске Кызылъяр авылы үгет-нәсыйхәтләрнең, әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булган олы юлы да исендә аның. Ләкин Ф.Шәех үз әтисен сугышка озатмый. Сугыш чорында алар гаиләсен икенче төрле кайгы каплый. Аның әтисе Галиәскәр абзый, сәламәтлеге булмау сәбәпле , сугышка алынмый, аны урман кисү эшенә җибәрәләр. Ничек шулай җиңел уйлагандыр, берсендә Галиәскәр абзый властьларга әйтмичә, авылына кайтып килергә уйлый. Шушы хәл өчен аны “халык дошманы “дигән тамга салып , 10 елга хөкем итәләр. Фазыл Шәехка ул вакытта 5 яшь була. Билләренә наганнар таккан ике абыйның әтиләрен алып китүен ул яхшы хәтерли. Ләкин әнисе югалып калмый, турыдан туры Калининга хат яза. Нәтиҗәдә “халык дошманы” “Шәехов” эше яңадан карала. 13 ай тоткынлыкта булган Галиәскәр абзый 1943 нче елда гаиләсе янына әйләнеп кайта. Соңыннан 1945 нче елның көзенә кадәр ярым хәрби хезмәттә була. Җиңү көнен дә бик яхшы хәтерли шагыйрь. Бу хәбәрне аңа әнисе әйтә. Шулай итеп, Фазыл Шәех сугышның кеше тормышына , яшәвешенә зур кайгы китерүен бик яшьли белә.

        Фазыл Шәех иҗатында күп төрле темалар күтәрелә: тормышның мәгънәсе, табигать һәм кеше, яшәү шатлыгы, мәхәббәт хисләре, әниләр җылысы, сагышлану, заман проблемалары һ.б. Бу темаларның барысы да Фазыл Шәехкә генә хас булган тыйнаклык, сагыш, моңсулык һәм шул ук вакытта тирән оптимизм белән сугарылганнар. Ә без, бу талантлы шагыйрь каләме тудырган шигырьләргә күз салсак, сугыш темасына кагылышлылары бик әз.

Дусты Рәис Кашапов туплап басмага тапшырган “Туган якның бер талы” китабында авторның лирик шигырьләре, юмористик һәм сатирик шигырьләре тупланган. Китапта сугышка кагылышлы шигырьләре дә бар. Алар барысы – 6 лирик шигырь. Димәк, Фазыл Шәех сугыш темасына сак кына кагыла. “Фронттан соңлаган хат”шигырен ул иҗади дусты Рәис Кашаповның әтисенә багышлап яза. Айдар Хәлим бу турда :”...мондый шигырьләр татар шигъриятендә генә түгел, барлык Рәсәй шигъриятендә дә сирәк түгел микән? Константин Симоновның “Жди меня”сыннан ким булмаган әсәр түгел микән?”, -дип яза. Рәис Кашаповның әтисе Габделхак абзый 1943 нче елның апрелендә Псков сазлыкларында һәлак була һәм бүгенгәчә ул күмелмичә ята:

                  Җәсәдемдә коеп яңгыр ява,
                   Яшен атып туплы узышта.
                   Кешелеккә каршы эшли фронт,
                   Мин элегә,улым, сугышта.

Бу шигырендә лирик герой улын , туган якларын, авылдашларын сагына. Инде бу еллардан бирле шактый сулар аккан. Фазыл Шәехненң бу шигыренә җавап итеп шуны әйтәсе килә: бүгенге көндә сугыш кайтавазы, батырларның үткән юлы, кайда һәлак булуы яки җирләнүе турында төрле сайтлардан карап белергә мөмкин. Мәсәлән, "Мемориал" сайтында сугыш еллары һәм аннан соңгы чорда һәлак булган яки хәбәрсез югалган ил сакчылары турында мәгълүмат бар. Шулай ук солдатлар турында мәгълүматлар башка хәрби архивларда да тупланган. Башкалабыз Казанда Җиңү паркында урнашкан электрон "Хәтер Китабы" аша да күп мәгълүмат алырга мөмкин. Әлеге мемориаль Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган татарстанлыларның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан төзелде. Булган мәгълүматны саклау белән бергә, бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнарны эзләү дә безнең бурыч. Татарстанда андыйларның саны 180 меңгә җитә.

   “Ветеран” шигырендә шагыйрь сугыштан исән кайткан ветеранны зурлый.

Бу шигырьдә лирик геройга 77 яшь, ул дәртле егет кебек эфирда шигырь сөйли. Ветеран тыныч тормышта фашист минасының ярчыкларын да тоймый тәнендә, ул исән калуына сөенеп, дәртләнеп яши. Ә сугышта күргән михнәтләрне аңа язмыш тарафыннан бирелгән дип кабул итә һәм ул бу михнәтләрне күрергә тиеш булганмындыр дип уйлый: Әйтерсең лә аңа тиеш булган Язмышларның хәтәр ачысы..... Күңелем тулым, шунда битем буйлап Тәгәрәде бер яшь тамчысы.

Тышта искән җил-давылны онытып, Өйдә шигырь тыңлап утырам. Укый шуны, дәртле егет кебек, Җитмеш җиде яшьлек ветеран. Ә “Тыңлагыз, сөйли Ленинград!” дигән шигырен шагыйрь сукыр килеш бу шәһәрне “күрергә” килгәч яза. “Шәһәрдә йөрим мин сокланып йортларга....” дип яза ул үзе бу турда Фазыл Шәех. Сугыш вакытында блокада елында балаларын югалткан аналар, бер-берсен югалткан туганнарның ачы хәсрәтен күрсәтә ул бу шигырендә. Ә бу Ленинград шәһәре еллар дәвамында да югалткан балаларын кире табалмый, ди. Дикторларга хәзерге буын бу хәсрәтне онытмаслык итеп катырак сөйләргә куша: Тыңлагыз, кешеләр! Шаулама, Балтика! Дикторлар, сөйләгез катырак! Блокада елында югалткан улларын, Кызларын табалмый Ленинград.

Кайда ул балалар? Яшь булып тамалар Яралы йөрәктән сагышлар! Гөрселдәп төшләрдә уята эле дә Бомбалар шартлаган тавышлар . Әйтеп үткәнебезчә, Фазыл Шәехның балачагы сугыш чорына туры килә. Ул сугыш вакытында көне-төне кырда, басуда, урман кисүдә эшләгән аналар-ның, япь-яшь кызларның, яшүсмер малайларның хезмәтен яхшы хәтерли. Көзге каршыларында бизәнеп, җырлап-биеп йөрер урында, яшь кызларның авыр тракторларда эшләвенә йөрәге әрни шагыйрьнең. “Әрнү” шигырендә ул болай дип яза:

 Күпме инде алсу гөлләр төсле

Шат күңелле уңган саф кызлар Каһәр суккан сугыш аркасында Гомерлеккә ялгыз калдылар.

Фазыл Шәех үз иҗатында бик күп темаларны яктырта. Ә төп урынны барыбер туган ягы, туган ягы табигате, аның кешеләре алып тора, минемчә. Ул туган авылы Кызылъярны, Чиж буйларын бик ярата, авылының һәр агачын, аның кем тарафыннан утыртылуына кадәр бик күп еллар хәтерендә саклый. Без аның күңелендәге бу җылы хисләрне сугыш кырында ятып калган авылдашларына багышлап язылган “Каһарманнар истәлегенә” шигырендә дә күрәбез. Ул бу шигырендә бик тирән мәгънә сала. Илгә килгән кайгылар берсе дә аның туган ягын, туган авылын әйләнеп үтмәгән :

Туган авылым элек-электән үк

Бер дә утыртмаган каеннар. Тик ил буйлап давыл үткән саен Артып тора анда кайгылар. ...... ..................................... Ахунҗанның сәрви куаклары Сары чәчәк атып җибәрә. Авыл көтә.... улларына гүя Күп калмады кайтып җитәргә.

Истәлекле иске бакчаларда Язлар саен бөре яңара. Яу кырында калган каһарманнар Ямь бирәләр һаман язларга.

    Әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген  дә дөнья күрә. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә. Ф.Шәех сугышны   кешелеккә каршы эшли торган эш ди. 
       Сугыш темасына язылган шигырьләренә таянып шуны әйтә алабыз:

Фазыл Шәех гомере буе караңгылыкны җиңеп яшәргә дучар булса да, күңелен гомеренә җитәрлек яктылык, таңнар балкышы, тургайлар моңы белән тутырган шагыйрь. Ул сугыш турында язган шигырьләрендә теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә дигән фикерне уздырган. Җирле шагыйребез безне туган якны яратып, тормышка дәрт белән яшәргә чакыра. Һәм аның шигырьләрендә ясалмалылык юк, ул үзе күргәнне, кичергәнне, белгәнне яза.

Чыганаклар үзгәртү

  • 1.“Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан:Мәгариф, 2007. – 231 б.
  • 2.Галиева Л. Миңа язган шагыйрь булырга // Алабуга Нуры. – 2007. – 24 март.
  • 3. Дадина Ш.Шәхесләр һәм шәрехләр// Алабуга нуры.- 1999 .- 23 декабрь.
  • 4. Шәех Ф.Г. Туган якның бер талы. Шигырьләр. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2007.