У Тһант Утравы (рәсми рәвештә Бэлмонт Утравы) ул Нью Йорк Шәһәрендә Манхэттэн даирәсендә кечкенә ясалма утрау яки утраучык. 100 футка 200 фут (30 м га 60 м) утрау хәзер астында урнашкан Стейнвэй Туннелен төзегәндә ясалган булган, Манхэттэнда иң кечкенә утрау булып тора.[1][2]

Көнбатыш-көньяк-көнбатыштан У Тһант Утравы

Урнашуы һәм юрисдикциясе үзгәртү

Нәни үлчәмнәре 100 футка 200 фут (30 м га 60 м) булган ясалма утрау Рузвельт Утравыннан бераз гына көньякта Көнчыгыш Елгада урнашкан.[3][4] Ул Берләшкән Милләтләр Штаб-фатиры һәм 42-нче Урам арасында, көнбатышта Манхэттэн һәм Лонг Айленд Утравында Плаца Дәүләт Паркы, көнчыгышта Куинс. Закон буенча ул Манхэттэн өлеше һәм рәсми рәвештә Манһэттэн Җәмәгать Районы 6 өлеше, аңа шулай ук У Тһант Утравыннан көнбатышта Ташбака Бухтасы һәм Мёррэй Калкулыгы бистәләре керә.[5] Утрау Нью-Йорк Дәүләт Хөкүмәте милке булып тора һәм хәзерге вакытта кош миграциясе өчен табигать тыюлыгы булып тора, аңа кечкенә колаклы баба кошлар колониясе керә. Колаклы баба кошлар 2000 елдан 2011 гә кадәр ике мәртәбәдән артык арткан.[6] Даирә, Блок һәм Лот ул Манхэттэн, Блок 1373 (ул Рузвельт Утравы белән уртак) һәм Лот 200.[7] Җәмәгать тарафыннан килү тыелган. Америка Кушма Штатлары Яр Буе Гвардиясе утрауда 57 фут (17 м) биеклегендәге маякны тәэмин итеп тора, ул "Рузвельт Утравы Риф Яктырткычы 17" дип атала;[8][9] иртәрәк 23-фут (7м) биеклектәге яктырткыч 1938 елда төзелгән булган. Көнчыгыш Елгада диңгез дәрәҗәсе "Бельмонт Утравы Бирелгән Мәгълүматы" буенча үлчәнә, Сэнди Хуктан 2,265 фут (0,69 м) түбәнрәк.

Тарихы үзгәртү

 
Тоннель төзелеше вакытында 1906 елда яңа төзелгән утрау.

1890-ынчы елларда Вилльям Штейнвей Көнчыгыш Елга астында Манхэттэнга тоташтыру өчен Штейнвэй Тоннеле өчен арбалар өчен ике тоннель салган, үзенең Куинста, Стейнвэй Авылы ширкәт шәһәрчегенә. Бу төзелеш проекты өлеше буларак тоннельга җитү өчен Man-o'-War Reef (Сугыш кешесе рифы) буларак мәгълүм гранит ачык токымына җир өеме корылган булган, шул рекламацион җирдән кечкенә утраучык пәйда булган. Стейнвей туннель төзелеп беткәнче үлгән һәм финансист Аугуст Бельмонт Джуниор проектны 1907 елда тәмамлаган. Исем өчен законлы исем булып Бельмонт Утравы булып киткән. Утрау астында җир өеме казасында дүрт эшче вафат булган.[10] Утрау астында турыдан-туры узучы тоннельләрне һаман IRT Flushing Line (NYCS поездлары) куллана һәм алар хәзер Нью-Йорк Шәһәре Метро системасы тарафыннан кулланыла.[11] Тоннельдән биналар кимендә 1918 елга кадәр торган.[12]

1964 елда 33 310 тонналы (30 218 тонналы) Норвегия нефть ягулыгы танкеры Sigdal утрау ярына утырып Көнчыгыш Елга транспорты йөрешенә куркыныч ясаган.[13][14][15] 1968 елда Һадзон Институты икътисади янә үсеш өлеше буларак Рузвельт Утравын һәм У Тһант Утравын рекламацион җир белән зуррак утрау барлыкка китерү өчен тоташтыру тәкъдимен нәшер иткән. 42-нче урам утрау аша Манхэттэннан Куинска кадәр үсәр иде, ул кибетләр белән тулы Понте Веччио - сыман күпер белән тоташтырылган булыр иде. Рокфеллер Үзәгендә модельләнгән “Бельмон Үзәге”нең 80 катка кадәр манаралары булыр иде.[16][17][18] Джордж T. Дэлакорт Джуниор тарафыннан иганә ителгән Jet d'Eau–сыман фонтаннар янындагы Рузвельт Утравында 1969 елдан 1987 елга кадәр торганнар, һәм булган вакытларында аларны У Тһант Утравына күчерелергә мөрәҗәгатьләр булган һәм 1972-74 иск буенча юк ителгән булганнар.[19][20] "Совет Яһүдләре Азатлык Утравы" дип игълан ителгән булган һәм Манхэттэн һәм Бронкс Даирәләре Президентлары Перси Саттон һәм Роберт Абрамс тарафыннан символик рәвештә Леонид Брежневның Советлар Берлегеннән диплом салымын салу һәм Берләшкән Милләтләрдә чыгышына каршы тору өчен 2 ярым сәгатькә оккупацияләнгән булган.[21][22]

 
Алгы планда У Тһант Утравы белән Крайслер Бинасы һәм Берләшкән Милләтләр Штаб-фатиры.

1977 елда утрауны Берләшкән Милләтләрдә Тынычлык Медитациясе дип аталган төркем, Берләшкән Милләтләр хезмәткәрләре һәм шунда капелланнар булып хезмәт иткән Шри Чинмой гуру тарафдарлары тарафыннан биләп алынган булган. Алар утрауны Нью-Йорк шәһәреннән арендага алганнар, өслеген яшелләндергәннәр һәм рәсми булмаган рәвештә аны Чинмойның дусты Бирманың элеккеге Берләшкән Милләтләр Генераль Сәркатибе У Тһант хөрмәтенә атаганнар. Гәрчә рәсми булмаса да, У Тһант утравы атамасы утрау өчен киң кулланыла. Хәзер ул металлик "берлек аркасы" урыны булып тора ул утрауның исеме хөрмәтенә шәхси әйберләрне саклый. 1999 елда Нью-Йорк Вакытлары Журналы киләсе меңьеллык өчен артифактларны саклау өчен вакыт капсуласын төзү өчен халыкара бәйге игълан иткән. Кэплс Джефферсон Архитекторлары тарафыннан У Тһант Утравында гранит обелиск тәкъдим ителгән булган, ул әкренләп җимерелә торып 30-ынчы гасыр ахырына бары тик вакыт капсуласы гына сакланып калырга тиеш дип фараз ителгән булган.[23] 2004 Республиканнарның Милли Конвенциясе вакытында Нью-Йорк шәһәре тирәли төрле калдырылган утраулар буенча сәяхәт иткән асаба артист һәм фильм ясаучысы Дюк Райли, караңгылык астында дусты белән көймәдә шул утрауга барган, аны бәйсез дәүләт дип игълан иткән һәм утрауның навигация манарасыннан 21 фут (6,4 м) озынлыгында байрак элгәннәр. Көндез кайтканда аларны Америка Кушма Штатлары Яр Буе Гвардиясе көймәсе тарафыннан тоткарланган булганнар, әмма арестланманган булганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. New York's Treasure Trove of Tiny Islands (October 11, 2011).
  2. Frishberg, Hannah (August 26, 2014). Get To Know 34 of New York City's Most Obscure Islands.
  3. Mascia, Jennifer. Sand, Surf and Shoobies (July 5, 2009). 28 февраль 2010 тикшерелде.
  4. Калып:Cite map
  5. NYC Planning | Community Profiles. New York City Department of City Planning. March 18, 2019 тикшерелгән.
  6. Cormorant Population in the NY Harbor. New York City Audubon (December 5, 2011).
  7. NYC Finance.
  8. Chart 12335.
  9. Light List, First District - Volume I (2019).
  10. Four Lose Their Lives in Tunnel Disaster, Los Angeles Herald (17 January 1906).
  11. Rogoff, David (1960). «The Steinway Tunnels». Electric Railroads (29).
  12. New York (N.Y.) (1918). The City Record: Official Journal. p. 3540. https://books.google.com/books?id=EYc-AQAAMAAJ&pg=PA3540. Retrieved May 26, 2020. 
  13. 631‐Foot Tanker Runs Aground on Belmont Island in the East River, The New York Times (February 8, 1964).
  14. TANKER TEETERS ON ROCK NEAR UI; Salvage Crews Drawing Off Oii‐‐Fireboats Stand By, The New York Times (February 9, 1964).
  15. TALKS BREAK OFF IN TUG WALKOUT; No New Meetings Scheduled —Emergency Steps Taken, The New York Times (February 11, 1964).
  16. Brodeur, Paul. 1969 to 2019, The New Yorker (1969-02-15).
  17. Smith, Richard Norton (2014). On His Own Terms: A Life of Nelson Rockefeller. Random House. ISBN 9780375505805. https://books.google.com/books?id=fzeODQAAQBAJ&pg=PA458. 
  18. Institute, Hudson; Panero, Robert (1968). A preliminary approach to East river development. Croton-on-Hudson. https://books.google.com/books/about/A_preliminary_approach_to_East_river_dev.html?id=7KElAQAAIAAJ. 
  19. Waggoner, Walter H.. A Suit Seeks to Save Delacorte Fountain, The New York Times (1972-12-30).
  20. Roberts, Sam. Metro Matters; Good Intentions On Quirky Geyser Go Slightly Awry, The New York Times (1987-09-28).
  21. Isle at U.N. 'Occupied' in a Jewish Protest, The New York Times (August 26, 1972).
  22. Remembrance: Percy Sutton, champion of the Soviet Jewry cause (December 30, 2009).
  23. Muschamp, Herbert. Designs for the Next Millennium. Caples Jefferson, The New York Times (December 5, 1999). 12 июль 2009 тикшерелде.

Тышкы сылтамалар үзгәртү