Уфа гербы
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Уфа гербы — Уфа шәһәренең рәсми символы. Канун буенча, гербта "Көмеш кырында, яшел җир буенча йөгергән табигый көрән төстәге сусар" сүрәтләнгән[1].
Уфа гербы | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 12 октябрь 2006 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Юрисдикциягә карый | Уфа |
Уфа гербы Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүБеренче герб 1782 елда туа. Гербта Башкорт ягында бик күп сусарлар яшәү сәбәбе буенча сусар сүрәтләнгән.
Совет елларда Уфа гербы индустриаль мотивлары сүрәтләнгән, сусар алынган.
1991 елның 14 февральдә Уфа депутатлары расланган яңа гербында сусар кайтарыла. Ләкин шушы герб Россия империясе чорындагы гербка охшамаган, геральдик реестрына кертелә алмады.
Дәүләт геральдмейстер Георгий Вилинбахов буенча:
Кызганычка каршы, Уфа заманча гербы геральдик реестрына кертелә алмый, чөнки ул чын тарихи гербка охшамаган: көмеш кыр, яшел җир юк.
Россия империясе чорындагы гербка охшаган яңа гербы 2006 елның 12 октябрьндә расланган. Дәүләт гербының авторы – рәссам Салават Гыйләҗетдинов.
-
1730 елдагы герб.
-
1839 елдагы герб.
-
Уфа гербы 1991—2006 елларда.