Урта Тигәнәле авылында демографик хәлнең торышы

Урта Тигәнәле авылында

демографик хәлнең торышы.

         Бу язманы язарга мине Г. Исхакыйның “ Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре этәрде. Моннан 100 ел элек Мөхәммәтгаяз шушы әсәрен бастырып чыгара. 24 яшьлек ир-егет халкыбыз язмышы турында уйлана. Татарлар язмышы (ул болгарлар дип атый), аларның яшәешен, көнкүрешен җентекләп өйрәнгәннән соң күңелсез нәтиҗәгә килә. Әгәр яшәү рәвешебез шулай барса, халкыбыз ике йөз елдан соң юкка чыгачак, ди. Шул ук вакытта халкыбызга шушы әсәрне укырга, аңларга, киләчәктә исән калуның чарасын күрергә чакыра. Ул татар халкының юкка чыгып баруын руслашуда күрә. Татар егетләренең рус кызларына өйләнүләрен күреп җаны әрни.

Сүземне авылыбызның үткәндәге тарихына күз салып башлыйсым килә.

Урта Тигәнәле авылы тирәсендә хәзерге көндә 4 каберлекнең барлыгы ачыкланды. Ә без белмәгәннәре күпме?! Хәзерге каберлек бишенчесе. Ул җирләргә кайчаннан бирле кешеләрнең күмелгәне шулай ук төгәл билгеле түгел.

Авылыбызның ике башында да каберлекләр барлыгы билгеле. Алар авылдан икешәр йөз метр ераклыкта урнашканнар һәм Тигәнәле елгасының ярларыннан калкып чыгып торалар. Яр ишелгән саен, кеше сөякләре түбәнгә табан тәгәриләр. Нишләп ул чор кешеләре үлгәннәрне яр читенә илтеп күмделәр икән, дигән сорау туа. Мин бу сорауны яңа гына “ Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче укучыларга бирәм. Алар белән шушы каберлекләргә барып, үз күзләребез белән күреп, сөйләшеп, төрле уйларга чумып кайтабыз. Укучылар арасында уйларга, тирән фикер йөртергә сәләтле балалар бар. Шунда берсе, минем уйларымны әйтеп биргән төсле:

-- Абый, Тигәнәле елгасының юлы бу тирәдә булмаган, элегрәк әнә тегенрәк аккан, - диде.

Бу җавап дөреслеккә туры килә. Кешеләр күрәләтә үлгәннәрне яр читенә күммәгәннәр инде. Елганың кай тирәдән акканын билгеләү өчен, суның җир катламын елына ничә сантиметр юуыннан чыгып билгеләргә була. Шушы каберлекләрдәге сөякләрне тикшереп, аларны кайсы еллардагы икәнен ачыклап

булса икән. Мондый мөмкинлек бар икәнен ишеткәнем бар, ләкин бик кыйбатка төшә, диләр.

Каберлекләрнең булуы, бу тирәдә  элек – электән кешеләр яшәгәнлегенә дәлил булып тора. Елганың уң ягында ике күллек бар. Шул тирәдә авыллар булган дигән фикерем бар. Бераз өстәрәк җир өстеннән калкулык чыгып тора. Бу гади калкулык кына түгел. Борын-борыннан ул калкулык турында легенда яшәп килә. Кайчандыр безнең якларда зур кеше (великан) яшәгән, ди. Менә шул зур кеше , чабатасына туфрак (балчык) тулгач, бер чабатасын елганың бер ягына, икенчесен елганың икенче ягына каккан, ди. Ул өемнең берсе хәзерге көндә дә сакланып калган, ә икенчесенең кайда икәнлеге билгесез. Юл күтәргәндә шуның  астында яки берәр төзелеш мәйданчыгы астында калырга мөмкин. Хәзерге көнгә чаклы сакланып калган өемне тикшереп карыйсы бар. Минем кулыма килеп кергән “Археологические памятьники ТАССР” исемле китапта Алексеевск районында андый өемнәрнең барлыгын һәм күплеген ачыкладым. Ә безнең таучык ул китапта телгә алынмаган. Бәлки, аны күрмичә калганнардыр, игътибар да итмәгәннәрдер, күрсәтүче дә булмагандыр.  Инде менә энциклопедик сүзлектән ул өемнең нәрсә икәнен карадым. Анда өемнең ике төрле билгеләмәсен биргән. Курган:1) (насыпь) борынгы каберлек өстендә өелеп, калкып тора торган биеклек. 2) (холм) таучык, кечкенә тау, диелгән. Шулай булгач, бу таулыкның каберлек булуы да мөмкин. Ул таулык, элегрәк, биек булып калкып торган. Хәзерге көндә кырларны техника белән эшкәртү нәтиҗәсендә таулык кечерәеп калган.

  Авыллар Тигәнәле елгасының өске ягынарак күченгән дигән фикер бар. Ул чорда өйләр гел агачтан гына булганнар. Аны күчереп утырту, яки яңаны башка җиргәрәк салу мөмкин эш. Шулай ук янгыннар авылларның яртысын , бөтенләй дә диярлек юк иткән. Юкка гына патша хөкүмәте XIX гасырда һәр авылга чаң сугу өчен колокол куярга кушмаган. 1926 нчы елдагы янгын авылның  30 лап йортын көлгә әйләндерә. Ә аңа хәтлесе ярты авылны көл итә. Беренче янгында самовар гаепле булса, ә икенчесендә, кемдер авылга гражданнар сугышыннан соң снаряд алып кайта, шул шартлый.

Төрле сугышлар, күченүләр нәтиҗәсендә авылларның таралып юкка чыгулары да мөмкин. Кайчандыр Монгол яуларының бу тирәләрдә булып китүе билгеле. Шәһәрләр белән бергә авыллар да таланган, юкка чыгарылган. Яу киләсен белгән кешеләр, үзләренең йорт-җирләрен ташлап, төрле якларга таралышканнар.

Тарихи чыганакларга караганда ХVIII гасырда якынча Урта Тигәнәледә 1595 кеше яшәсә, XIX гасыр ахырында 2497 кеше яшәгәнлеге билгеле. Ә XX гасыр төрле тарихи вакыйгаларга бик бай. Шул чорда булып узган сугышлар, Сталинның шәхес культы чоры нәтиҗәсендә халыкның кимүенә китергән. 1941-1945 нче еллар арасында булган Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 337гә якын кеше китә. Шуларның бары 148е генә әйләнеп кайта. Кайтканнарының да күбесе төрле сугыш яраларыннан бик иртә дөньядан китеп баралар. Авылда халыкның күбәюе 50-60нчы елларга туры килә. Күпчелек семьяда 5 тән алып 10га хәтле бала туа.

Ә 70нче еллардан авылдан кешеләрнең күпләп шәһәрләргә, төрле төбәкләргә китүе күзәтелә. 80нче еллардан мәктәп укучыларының авылда калмый башлавы да кешеләрнең әзәюенә китерә. Ул чорларда мәктәпне бетергән 100гә якын бала авылда кала башласа, аларга эш тә табып бетереп булмас иде.

Соңгы вакытта (бигрәк тә 90нчы елларда)  авыл җирләренә дә эшсезлек, эчүчелек, яман чирләр (наркомание) килеп керде. Кемнедер эштән азат итү, кыскартулар кешеләр психикасына бик нык тәэсир итте. 1996 нчы елда авылда бер бала туган булса, 14 кеше (күбесенчә өлкәннәр) бу якты дөнья белән хушлашты. Эш хакының түбән булуы, акчаларның гел алышынып торуы кешеләрнең киләчәккә булган өметен өзде. Яшь гаиләләрдә балалар саны 1 яки 2 дән артмады. Чөнки бала үстерү өчен мөмкинлекләр бетте. Бала әйберләре кыйммәтләнде, өстәмә акчалар бирелмәде, яшь гаиләләр пенсия яшендәге әти-әни җилкәсендә утырып калды. 

Авыллар бетү ягына таба бара. Шул ук вакытта Урта Тигәнәле авылы да. Соңгы вакытта авылда     620 кеше    яши.  Колхозда эшче көчләрнең җитешмәве сизелә. Авылда өйләрнең бушап калуы күңелне әрнетә. 2000нче елларда 240 лап йорт булса, хәзерге көндә 226 гына калды.

Әле күптән түгел генә 60 яшьләрен тутырып килүче укытучы Зәмзәмия апага :” Тиздән өегез буш калачак,”—дигән идем. Бераз уйланып куйды да:” Нигә алай әйтәсең?”—дип, көлеп кенә куйды. “ Чөнки кызларыгызны төрле якларга кияүгә биреп бетердегез, алар бу якларга кайтып тормаячаклар. Нәсел җебегезне дәвам итүчегез юк,”—дип үз фикеремне җиткездем.

Чынлап та, уйландырырлык фикер. Авыл буенча кызлы гаиләләрне барлап чыктым. Хәзерге көндә 38 гаиләдә кыз балалар гына үсеп килә. Әгәр кызларыбыз үзләре “өйләнмәсәләр”, бу 38 өй киләчәктә буш кала бигән сүз. Бүгенге көндә авылыбызда 26 өй, үзләренең хуҗаларын көткән сыман, буш килеш басып тора. Авылыбызда яшәп ятучы өлкән буын кешеләрен барлап чыктым. Үз өйләре белән торып көн күрүчеләр 58 йорт икән. Киләчәктә бу өйләр буш калачак дигән сүз. Бу процесс киләчәктә дә гел шулай дәвам итәчәк. Күпмедер вакыттан соң, кимендә кырык еллар үткәч, Урта Тигәнәле авылында 100ләп кенә йорт калуы мөмкин. Бу инде, күбесенчә, нык кына иттереп салынган таш өйләр. Аларның да күбесендә шәһәрдән туган йортларына ял итәргә кайтучылар гына булачак.

Барысын да алдан әйтеп бетереп булмыйдыр инде. Ләкин бу язылганнар язучы Г.Исхакыйның әйтеп калдырганнарына күпмедер дәрәҗәдә туры килә. Әле бит 100 ел гына үтеп китте, тагын 100 ел көтәсебез бар. Безнең нәрсә күрәселәребезне бер Аллахы Тәгалә генә белә торгандыр.  

Минемчә, киләчәкне азмы-күпме күрә белергә дә кирәктер. Хәзерге көндә авыл тормышы да шәһәрнекеннән ким түгел. Яшь буын кешеләрен авылда калдыру юлын гына эзләргә, барлык эш төрләрен алар кулына тапшырырга кирәк. Шунсыз мөмкин түгел. Авылыбызның киләчәге яшьләр кулында.