Украина Коммунистлар фиркасе ҮК каршында татар-башкорт секцияләренең үзәк бюросы

Украина Коммунистлар фиркасе ҮК каршында татар-башкорт секцияләренең үзәк бюросы - Харковь шәһәрендә 1921—1924 елларда эшли. Шахтёрлар һәм тау эшчеләре арасында иҗтимагый-сәяси, мәдәният һәм мәгариф эшләрен җайга салу нияте белән оештырыла. Әгъзалары — А.Нигъмәтуллин, С.Сабирҗанов һ.б. Бюро Бөтенукраина төрки-татар коммунистларның 1 нче конференциясен уздыра. Татар телендә «Эшче тавышы» һәм «Тау эшчесе» гәҗитләрен нәшер итә.