Угры белән тугры (уен)

Угры белән тугры — татар балалар драма уены.

Угры белән тугры
Уенчылар саны
6
Уйнау урыны
ишегалды
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе

үзгәртү

Бер бүреккә «угры», «тугры», «хан», «вәзир», «армай», «шаһит» дип язылган алты кәгазь салынып, әлеге алты бала бүректән шуны алалар. Чыккан кәгазьгә карап, һәркем үзенең ролен билгели. «Хан» дип язылган кәгазь чыгучы үзенең «хан» булганлыгын игълан итә. Шулай ук «тугры» да. Әмма калганнары нәрсә чыкканны әлегә әйтмичә торалар. «Тугры» «хан»га килеп шулай дип баш ора:

— И ханым-солтаным, иске кәвеш олтаным, — дип, берәр әйберен югалтканын әйтә.

«Хан»:

— Кемнән шикләнәсең? — дип сорый.

«Тугры» шул алты кешедән берсен атап күрсәтергә һәм ни өчен шикләнүен дә әйтеп бирергә тиеш. «Хан» аңа:

— Шаһит күрсәт, — ди.

«Тугры» арадан берсен «шаһит» итеп күрсәтә. Инде хәзер һәркем үзенең кем икәнен ача, әгәр дә «тугры» «угры»ны да, «шаһит»ны да дөрес күрсәтсә, «угры»га җәза бирелә, «хан» аңа:

— Фәлән хәтле камчы орыгыз! — дип куша. Камчы урынына, гадәттә, ишкән сөлге була. «Армай» (сугучы) шуның белән «угры»га суга. «Вәзир» аны тотып, җәзаның дөрес үтәлүен күзәтеп, шул турыда «хан»га килеп хисап бирә. Әгәр дә «угры оны дөрес күрсәтә алмаса, ул чагында, яла яккан өчен һәм шуның белән үзе тугры кеше булып чыкмаганы өчен, «тугры»-ның үзенә җәза бирелә.

Әгәр ул «шаһит»ны гына ялгыш күрсәтсә, җәза йомшаграк була.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.