Убырлы карчык (уен)

Убырлы карчык — татар балалар драма уены.

Убырлы карчык
Уенчылар саны
5 дән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Кызлар җыелалар. Бер кыз «ана» булып уйный. Аның күп балалары була. Ана уракка барырга хәзерләнә. Балаларына әйтә: «Өйне яхшы саклагыз, теге очта бер кешедә убырлы карчык бар, ул килсә, өйгә кертмәгез», — ди. Үзе уракка китә. Ура торган җире бик якын, туар артында гына була.

Аналары китүгә, бик ямьсез киемнәр киеп, убырлы карчык килә дә ишек кага. Олырак кызы: «Әни өйдә юк, ишекне ачмаска кушты», — ди. Карчык: «Ач, ачмасаң юллыгыңнан төшәрмен, күкәеңне эчәрмен», — ди. Кыз куркып ишекне ача. Карчык керә дә: «Кызым, бер баш кәбестә биреп тор әле», ди. Кыз: «Сезгә кем килде?» — дип сорый. Карчык: «Әби белән бабай», — ди. Кыз: «Башларына нәрсә кигәннәр?» — дип сорый. Карчык: «Берсе капчык кигән, берсе кап кигән», — ди. Кыз кәбестәне (бер кызны) биреп җибәрә. Балалар һәммәсе беравыздан «кикирикүк!» дип кычкырып калалар. Ана боларның тавышын ишетә дә йөгереп кайта. Өйгә кереп балаларын ачулана: «Убырлы карчыкны ник керттегез?» ди. Олы кыз: «Юллыгыңнан төшәрмен, күкәеңне эчәрмен дигәч, куркып ачтым», — ди. Ана балаларын юатып: «Менә ашарыгызга, менә эчәрегезгә, ишетсен колагыгыз, убырлы карчыкны кертмәгез», — дип чыгып китә.

Убырлы карчык тагын килә дә ишекне кага башлый. Кыз ишекне ачмый. Убырлы карчык: «Юллыгыңнан төшәрмен, күкәеңне эчәрмен», — дигәч, тагын ача. Карчык кергәч: «Миңа бер баш кәбестә бир», — ди. «Сезгә кем килде?» ди кыз. «Абзыем белән җиңгәм килде», — ди карчык. «Өсләренә нәрсә кигәннәр?» — ди кыз. Карчык: «Берсе алама-салама, берсе ертык-мыртык кигән», — ди. Кызлар кәбестәне биреп җибәрә дә, балалар тагы «кикирикүк!» дип кычкырып калалар. Тагын бу тавышка аналары кайтып, аларны ачулана. Убырлы карчык шулай берничә мәртәбә килә һәм ахырда балаларның барысын да алып китеп яшерә.

Ана балаларын эзләргә чыга. Юлда убырлы карчыкка очрап: «Минем кызларымны күрмәдеңме?» — дип сорый. Карчык: «Әнә тегендә», — дип, әле бер якка, әле икенче якка бармагы белән төртеп күрсәтә. Ул урыннарда булмагач, ана өенә кайта. Аннан соң бу хатынны убырлы карчык кунакка чакыра. Хатын баргач, кызларының әйберләрен күреп: «Бусы олы кызымныкы, бусы кече кызымныкы, бусы иң кечкенә кызымныкы», — ди.

Ана кунактан кайткан вакытта кызлары юлда очрый һәм аларны өенә алып китә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.