Төснәкләр
Викибирелмәләрдә элемент юк |
Төснәкләр — Башкортстан җәмгыятендә хуҗалыкларыннан мәхрүм калгач, феодал хуҗалыгында эшләүче элекке ясак кешеләре.[1]
Тарих
үзгәртүБашкортстан җәмгыятендә, аз булса да, нигездә, әсирлеккә төшкән хәрбиләрдән торган коллар да булган. Алар җирле халыклар кулына чик буенда казахлар, калмыклар һәм Себер татарлары белән бәрелешләр вакытында килеп эләккәннәр. Гади башкортлар ике изү астында яшәгәннәр. Аларны, иң беренче чиратта, феодаль дәүләт изгән. Алар патша казнасына җир өчен салым — ясак түләгәннәр, хәрби хезмәт һәм олаучылык йөкләмәсен үтәгәннәр. Гади башкортларны үз башкорт феодаллары — би, князь, тархан, староста, старшина, руханилар да каты рәвештә эксплуатацияләгән.[2]
Башкортларда җиргә хосусый милекчелек булмаган, бу исә төбәктәге феодаль мөнәсәбәтләрнең кайбер үзенчәлекле якларын билгеләгән. Җир бар община милке булып саналган. Әмма, гамәлдә, җиргә феодаллар хуҗа булган. Бу аларга гади община әгъзаларын буйсындырып тотарга, үзләренә эшләтергә ярдәм иткән.[1]
Башкортстан феодаллары көтү-көтү мал асраганнар. Алар, ярлы кешеләргә әз генә мал-туар биреп, феодал хуҗалыкларында эшләткәннәр, малларын караттырганнар. Аннан башка, гади община әгъзалары бурыч өчен феодалларга төрле йөкләмәләр үтәгәннәр. Башкорт феодаллары, ярлы кешеләрне буйсындырып тотар өчен, ыруг калдыкларын бик оста файдаланганнар. Гади общинникларның феодаллар белән мөнәсәбәтен чагылдырган материаллар әз сакланган. Күп кенә документлар XVII—XVIII гасырларда еш булган янгыннарда Уфа һәм Мәскәү архивлары белән бергә янып беткән, Ләкин очраклы рәвештә сакланып калган документлар гади халыкның ризасызлыгы артуы турында сөйли. Аларда күренүенчә, гади общинниклар тарханнарның җир биләүдәге өстенлекләре, би, князь, тархан, старосталарның җирне һәм салымнарны бүлүе, үзләренең ирке белән зур-зур салымнар салуы һ. б. риза булмыйлар. Үч алыр өчен, гади башкортлар феодалларга каршы восстаниеләргә күтәреләләр, аларны талыйлар, үтерәләр.[2]