Төсле катлау меланомасы
Увеаль меланомага гомуми бирешүчәнлек
үзгәртүУвеаль меланома кара тәнле кешеләр арасында бик сирәк очрый. Аны бер ешлык белән ике җенестә дә ачыклыйлар. Куркынычлык шартлары: (a) агарган тире, (б) якты төсле катлау, (в) күпсанлы тире невуслары, (г) тумыштагы күз меланоцитозы , (д) окулодермаль меланоцитоз (Ота невусы), (е) увеаль меланоцитома, (ж) диспластик тире невусы, (з) гаиләдә тире меланомасы очраклары, (и) I типтагы нейрофиброматоз.
Гистология
үзгәртүКүпчелек очраклары түбән яманлашу белән орчыксыман-күзәнәкле формадан тора (рәс. 15.13a). Сирәгрәк эпителиод-күзәнәкле компонент очрый, ул агрессив холыклы була ала.
Ачыклау
үзгәртүТөсле катлау меланомалары увеаль меланомаларның 3% тәшкил итә. Фараз уңай: 5% авыруның гына дәвалаудан соң 10 ел дәвамында метастазларны ачыклыйлар.
1. Гомернең 5-6 дистәсендә (керфексыман җисем һәм хориоидея меланомасыннан алданрак) гадәттә булган ясалуның зураю белән билгеләнә.
2. Гадәти билгеләре
• Диаметры 3 мм'дан һәм калынлыгы 1 мм'дан алып тутлы яки тутсыз төер, гадәттә төсле катлауның аскы яртысында урнаша һәм аларга өске кан тамырлары булу хас (рәс. 15.13б, в).
• Бәбәк деформациясе, тамырлы тышчаның кайтарылуы, кайвакыт ясмыкның урынлы томанлануы, бу зур күләмдәге невуста та очрый.
• Шеш төсле катлау өстендә гадәттә бик әкрен үсә һәм почмакка (рәс. 15.13г) һәм керфексыман җисемнең алгы өлкәләренә үсеп керә ала.
• Яманлашу билгеләре: көчле тамырлану, тиз үсеш, диффуз таралыш һәм утырмалар барлыкка килү.
3. Сирәк билгеләре
• Таралып үсүче интрастромаль меланома бер яклы гиперхромлы гетерохромия барлыкка китерә ала (рәс. 15.13д).
• Тарюса-меланома өслегендә күп санлы төерләр белән сыйфатлана (рәс. 15.13е).
Дәвалау
үзгәртү1. Шикле ясалуларны биомикроскопия, гониоскопия фотога төшерү нәтиҗәләре белән мәҗбүри теркәү белән күзәтү. Күзәтү гомер буе, чөнки хәтта активлык билгеләре күп еллык чорда булмаса да, үсеш дәвам итәргә мөмкин. Башлангыч чорда авыруларны 3-6 ай аралыгы белән, аннары 6-9 ай, соңрак — ел саен карыйлар.
2. Операциядән соң фотофобияне кисәтү өчен зур булмаган шешләрдә иридэктомия белән төсле катлау пластикасы.
3. Почмакка үсүче шешләрдә иридоциклотомия.
4. Радиоактив аппликаторлар белән (брахитерапия) нурлы терапия яки протонлы бәйләм белән тышкы нурланыш.
5. Әгәр нурлы терапия мөмкин булмаса, таралып үсүче шешләрдә энуклеация кирәк булырга мөмкин.
Дифференциаль диагностика
үзгәртү1. Төсле катлауның гаять зур невусы.
2. Гадәттә «сакчы» эписклераль тамырлар белән тамырдан төсле катлауга үсеп керү белән керфексыман җисем меланомасы.
3. Төсле катлауның тутлы эпителий аденомасы — яссы яки төерле өслек белән соргылт кара төердән гыйбарәт ешрак төсле катлауның перифериясендә урнашкан сирәк ямансыз шеш. Ясалу алга күчү белән төсле катлауның стромасы юкаруы һәм нәтиҗәдә ертылу һәм шеш тукымасы ачылу белән сыйфатлана.
4. Лейомиома — яссы мускуллы тукымадан килеп чыгучы бик сирәк ямансыз шеш. Тыштан тутсыз меланомага охшаш, әмма төсле катлауның аскы яртысы башка өлкәләреннән ешрак зарарланмый. Гадәттә гистологиядә генә ачыклана.
5. Меланоцитома — тамырларсыз хәтфәсыман парчалы өслек белән нык тутланган төер. Үзеннән-үзе некрозлана ала, бу очракта таркалу кисәкләре төсле катлау стромасы һәм АПК өлкәсендә утыра. Меланофаглар агып китү юлларын бикли ала, бу КЭБ артуга китерә.
Төсле катлауның метастазлы зарарлануы
үзгәртүТөсле катлауга метастазлар сирәк һәм алар алгы увеит һәм кайвакыт гифема белән бара алган тиз үсүче ак, алсу яки сары (рәс. 15.14н) ясалудан гыйбарәт (рәс.15.14б). Күпсанлы кечкенә утырмалар булу да мөмкин (рәс. 15.14в).
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.