Төркия белән Сүриядә җир тетрәү (2023)
Төркия белән Сүриядә җир тетрәү | |
Дәүләт |
Төркия[1] Сүрия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Газиантеп[d][2] һәм Кахраманмараш[d][2] |
Урын | Газиантеп[1] һәм Кахраманмараш[1] |
Вакыт мизгеле | 6 февраль 2023[1] |
Яраланганнар саны | 120 000 |
Үлүчеләр саны | 50 132[3] |
Җир асты тетрәүләре саны | 2109 |
Рихтер шкаласы буенча магнитуда | 7,8[4][5] |
Җир тетрәү магнитудасы мизгеле | 7,8[6] |
Меркалли шкаласы баллары | Mercalli scale IX[d][7] |
Вертикаль тирәнлек | 17,9 km[8] |
Ярык | Көнчыгыш Анатолия ярыгы[d] һәм Үле диңгез ярыгы[d] |
Төркия белән Сүриядә җир тетрәү Викиҗыентыкта |
2023 елда Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү — 2023 елның 6 февралендә тугыз сәгать аралыгында булган ике көчле җир тетрәүнең шартлы исеме. Җир тетерәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 50 132[3] кешегә җиткән, якынча 120 000 кеше яраланган. Төркия матәм атнасын игълан иткән.
Үзенчәлекләре һәм эпицентр
үзгәртү7,8 (± 0,1) магнитудалы беренчесенең эпицентры Газиантепның Шеһиткамил районында (Төркия), 7,5 (± 0,1) магнитудалы икенче эпицентр Кахраманмарашның Экинөзү районында (Төркия) була. Җир тетрәүләрдән соң йөзләгән җир этәргечләре (җир тетрәүләре) теркәлә, аларның иң көчлесе 6,7 магнитудага җитә.[10]
Төркия җир тетрәүгә дучар булган иң актив районнарның берсендә урнашкан. Ләкин, 2023 елның 6 февралендә җир тетрәү булган район чагыштырмача тыныч булып санала. 1970 елдан башлап 2023 елның 6 февраленәчә җир тетрәүдән 250 километр радиуста нибары 6 яки аннан да югары булган өч җир тетрәү булган. Шуларның иң зуры, 6,7 магнитуда, 2020 елның 24 гыйнварында була.[11]
Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2023 елның 8 февралендә Төркиядә ике яңа җир тетрәү булган, иртәнге сәгать 8:52-дә җир асты тетрәүләре Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба һәм Афшиннан көньяк-көнбатышка таба теркәлгән, ә җир тетрәү учагы 4 чакрым тирәнлектә урнашкан була, сәгать 10:48-дә 4,8 магнитудалы җир асты тетрәүләре Гексуннан 26 чакрым ераклыкта һәм Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба 85 чакрым ераклыкта теркәлгән.[12]
Тәэсире
үзгәртүҖир тетерәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 50 132[3] кешегә җиткән, якынча 120 000 кеше яраланган.[13][14][15][16][17]
Төркиядә гадәттән тыш хәл һәм җиде көнлек матәм игълан ителә, ә фаҗигадән зыян күргән ун провинциядә өч айга гадәттән тыш хәл режимы кертелә.[18] 53 меңнән артык кеше эзләү-коткару эшләренә җәлеп ителгән.[19]
Җир тетрәү 1939 елда Эрзинҗанда булган җир тетрәүдән соң Төркиядә иң көчле дип табыла.[20]
Җир асты тетрәүләре Төркия, Сүрия, Ливан, Иордания, Гыйрак, Казакъстан, Пакистан, Кипрда, Әрмәнстан-Грузия чигендә теркәлгән. Җир тетрәү Латакия һәм Хама (Сүрия) шәһәрләрендә, Газиантеп (Төркия) шәһәре янында зур җимерелүләргә китергән,[21] 5,7 мең бина,[22] шул исәптән Рим империясе чорында төзелгән Газиантеп ныгытмасы, Юнесконың бөтендөнья мирасына кертелгән Сүрия цитаделе (ныгытмасы) җимерелгән.[23]
Сүриядәге иң эре нефть эшкәртү заводы булган Банияс, җиһазлары ватылу сәбәпле эшен туктата һәм аэропортларын яба.[24]
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына ярашлы, ике илдә җир тетрәүдән 23 миллионга кадәр кеше каза күрүе ихтимал.[25][26]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 https://www.yenisafak.com/deprem-hangi-illlerde-oldu-6-subat-2022-merkezussu-kahramanmaras-pazarcik-olan-depremin-hissedildigi-10-il-h-4505127
- ↑ 2,0 2,1 https://www.yenisafak.com/deprem-hangi-illlerde-oldu-6-subat-2022-merkezussu-kahramanmaras-pazarcik-olan-depremin-hissedildigi-10-il-h-4505127 — 2023.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 https://www.aljazeera.com/news/2023/2/25/death-toll-climbs-above-50000-after-turkey-syria-earthquakes
- ↑ https://web.archive.org/web/20230206021003/https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executive
- ↑ https://www.washingtonpost.com/world/2023/02/05/turkey-earthquake-istanbul-death-toll/
- ↑ https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/origin/detail
- ↑ https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executive
- ↑ https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executive — earthquake.usgs.gov.
- ↑ https://geohack.toolforge.org/geohack.php?params=37.174_N_37.032_E_globe:earth&language=en
- ↑ Son Depremler.
- ↑ M 7.8 - Central Turkey. earthquake.usgs.gov. 2023-02-06 тикшерелгән.
- ↑ Төркиядә бер көн эчендә ике яңа җир тетрәү теркәлгән.
- ↑ Sakina Fatima (2023-02-06). Another powerful earthquake hits Turkey hours after first kills 1300. The Siasat Daily. 2023-02-06 тикшерелгән.
- ↑ Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 12 меңнән артты.
- ↑ Turkish, US top diplomats discuss assistance after deadly quakes (2023-02-09).
- ↑ More than 11,000 confirmed dead in Turkey and Syria in deadliest earthquake in over a decade.
- ↑ Henley, Jon. Turkey-Syria earthquake updates: death toll nears 16,000 as 72-hour ‘rescue window’ passes - live news (2023-02-09). 9 февраль 2023 тикшерелде.
- ↑ [Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=39765 Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14 меңнән артып китте.]
- ↑ Эрдоган: Төркиядә җир тетрәү аркасында һәлак булучылар саны 3,5 мең кешедән артты.
- ↑ Төркиядә көчле җир тетрәү: «Туганнарның өйләре ишелгән, ике онык юк, диделәр».
- ↑ В Турции и Сирии произошли сильные землетрясения. Сибирь.Реалии. әлеге чыганактан 2023-02-06 архивланды. 2023-02-06 тикшерелгән.
- ↑ Төркиә һәм Сүриәләге ер тетрәү 8 меңдән ашыу кешенең ғүмерен өҙгән.
- ↑ Төркиядә иң көчле җир тетрәү булды.
- ↑ Главное о землетрясении в Турции и Сирии: больше тысячи погибших, разрушенные памятники и новые мощные толчки. Коммерсантъ (2023-02-06). 2023-02-06 тикшерелгән.
- ↑ Төркиядә иң көчле җир тетрәү булды.
- ↑ Геосотрясение (2023-02-07).
Сылтамалар
үзгәртү- Ару Сатбаева, Юлия Сарачакова (2023-02-07). «Многие умирали не от землетрясения» — казахстанцы о трагедии в Турции. Tengrinews.kz.
- В Турции произошло сильнейшее за 80 лет землетрясение. Lenta.ru (2023-02-06).
- Землетрясения в Турции и Сирии. Коммерсантъ.
- Мейирим Смайыл (2023-02-09). Число жертв землетрясений в Турции превысило 12 тысяч. Tengrinews.kz.
Геология порталы | |
Сейсмология порталы | |
Җәмгыять порталы |